Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Электр куллану арта

2019 елда районда электр энергиясе куллану 1339 мең кВт. сәгатькә арткан, бүлгеч челтәрләрдә энергия югалтулар 144 мең кВт. сәгатькә кимегән. Бу хакта район электр челтәре коллективының 2019 елдагы эшчәнлегенә хисап җыелышында предприятие директоры Рөстәм Якупов бәян итте.

Шулай ук интеллектуаль  учет кертү планнары турында  да сүз  булды. Җыелышта  катнашкан Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Миңнеханов  үзенең  чыгышында яңа  сәнәгать  мәйданчыклары сафка басуга бәйле рәвештә энергетиклар  алдында электр куллану арту шартларында зур эшләр торачагын билгеләп  үтте.  Якын киләчәктә экологиягә зыян китермәгән һәм тулысы белән электрга бәйле электромобильләрдә  йөрүгә  күчүчеләргә хезмәт  күрсәтергә дә әзер торырга чакырды. Коллектив  алдында  “Челтәр компаниясе” акционерлык җәмгыяте филиалы директоры Владимир Уржумцев   та  чыгыш  ясады.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев