Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Электр самокаты авария ясый

Спорт комплексы каршындагы йортлар арасыннан шәхси мобильлек чарасында килеп чыккан үсмер борылышта сулга маневр ясаучы чит ил автомобиленә бәрелә.

 

   Элек самокатларда кечкенәләр генә этенеп   йөри  иде. Әмма  мотор куелгач,  аларның тизлеге  үзгәрде. Зурраклар  өчен дә уңайлы мобиль  чарага әйләнде. Электр самокатлары хәзер көтмәгәндә тротуарларда  каршыңа да,  арттан  килеп чыгалар, иң хәтәре – машина юлыннан  да  йөриләр. Монысы  14 яше тулмаган балалар  өчен тыелган. Кагыйдәне  үтәмәү  күңелсезлекләргә  китерергә  мөмкин. Бүген көндез Сабада  электр самокаты белән булган вакыйга –  шуның мисалы. Спорт комплексы каршындагы йортлар арасыннан шәхси мобильлек  чарасында килеп чыккан үсмер борылышта сулга маневр ясаучы чит ил автомобиленә  бәрелә. Нәтиҗәдә самокатыннан  ычкынып,  машина капоты аша юлның икенче  ягына тәгәрәп төшә. Бәхеткә, аңа бернинди дә зыян  килми. Машинада һәм дәүләт номер билгесендә янчелгән, сыдырылган урыннар күренә. Үсмер Казанда  яши һәм бабаларына кунакка  кайткан булган. Үзе җәрәхәтләнмәсә дә, яшәү  урынында балигъ булмаганнар эшләре подразделениесендә исәпкә куелачагы күңелле хәл түгел. Әти-әнисенә машинага килгән  зыянны  түләргә туры  киләчәк. 

Автоинспекторлар шәхси мобильлек  чарасында  йөрүчеләрне  кагыйдәләрне үтәргә чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев