Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЭЛМӘ ТАКТАЛАР ИКЕ ТЕЛДӘМЕ?

Һәр оешма-учреждениегә керү юлында аның исеме һәм эш сәгатьләре күрсәтелгән элмә такта (вывеска) була. Узган ел ул язуларны ике дәүләт телендә тәртипкә китерү буенча республика карары да чыккан иде.

 Бу шулай ук урам исемнәренә дә кагыла. Элмә такталар мөһим  функция  үти,  кеше, урамда йөргәндә, аларны белешмә укыган шикелле карый. 2018 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарс­тан Республикасы законнарын  үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Анда дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарының, предприятиеләрнең, уч­реж­дение­ләр­нең һәм башка оеш­маларның исем­нәре язылган документлар һәм элмә такталарның текстларын әзерләү буенча башкарылган эшләр нәтиҗәләре тыңланды һәм тикшерелде. Районда  учреждениеләрнең һәм башка оешмаларның исемнәре ике дәүләт телендә – русча һәм татарча рәсмиләштерүгә кагылышлы закон  үтәләме? Шуны ачыкларга булдык һәм  шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсендә, Юлбат, Килдебәк авыл җирлекләрендәге торак пунктларда урнашкан учреждениеләрнең, урамнарның исемнәрен карап йөрдек. Дәүләт бюджет учреждениеләренә тел тидерерлек түгел, һәрберсенең керү ишеге янына ике телдә  аларның юридик исеме, эш сәгате язып куелган. Рус телендәге мәгълүматында да, аның татарча тәрҗемәсендә дә хата таба алмассың, барысы да дөрес, аңлаешлы. Әмма, әйт­кәнебезчә, бу дәү­ләт учрежде­ние­ләрендә генә. Шәхси предприятиеләрдә исә элмә такталарның кай­берләре рус телендә генә, ә бер­­ничәсендә  ул бөтенләй юк. Әйтик, “Магазин Автозапчасти кибете” формасындагы   язулар тел турындагы   законнарның тулысынча  үтәлүе турында   сөйләми.

Урам исемнәренә килгәндә дә, икетеллелек кануны бик үк хөрмәт ителеп бетми әле. Татар теленә хаталы тәрҗемә итү мисаллары бар. “Ул. Объездная”ны “Объездная ур.” дип язуны икенче дәүләт теленең әдәби нормаларына туры килгән  урам атамасы  дип атау  кыен.  Тенеки авылында бер урамга татар теленең бар аһәңеннән, камиллегеннән файдаланып хикәяләр иҗат иткән  язучы якташыбыз Мәгъсум Хуҗин исеме бирелүе хуплауга  лаек. Әмма фамилиясенең татарча тәрҗемәсе “Хузин” булып калуы белән бер дә килешәсе  килми шул. 

  Без барыбыз да үзебез яшәгән торак пунктны яратабыз һәм аның гел үсә баруына сөенәбез, әмма татар кешеләре буларак,  татар теленең аксавын те­ләмибез. Безгә аларны булдырмау ягын кайгыртырга кирәк!

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев