Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"ЕЛМАЮ БҮЛӘК ИТӘМ" җиңүчеләре билгеле

Соңгы вакытта редакция газета укучылар белән үзара элемтәләрне ныгыту, абунәчеләргә якынаю максатында төрле чаралар оештыра. Март аенда Көлке (алдау) көне уңаеннан “Елмаю бүләк итәм” бәйгесе игълан иткән идек.

Ниһаять, анысы да   үзенең  ахырына якынлашты. Бәйгегә алынган хатлар газета укучыларыбызның чын мәгънәсендә шагыйранә оста, юмор хисле икәнлеген   күрсәтте. Игътибарыгыз, матур шигырьләрегез  өчен алдан ук барыгызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйге шартына  килгәндә, укучылар газетадагы фотога карап, түбәндәге куплетның соңгы ике юлын язып бетерергә тиешләр иде:

Соңгы тапкыр  сорыйм: кая киткән

Мин суыра торган имезлек?

Беренче хатны Гөлнара Дәүләтовадан алдык.

“Соңгы тапкыр сорыйм: кая киткән

Мин суыра торган имезлек?

Бирәсеңме, юкмы, киребеткән,

Шушы табаны бит хәзер кигертәм!” – дип иҗат ялкыннарында илһамланган Сатышта яшәүче  укучыбыз.

Эзмәдән Лидия Әхәтова исә куплетны “Катырма әле башны, кесәләрең капша, Штаныңны яңа кигездек” дип бик тә үзенчәлекле итеп төгәлләгән. Шулай  да  иң активы Сабадан Әлфия Сафина булып  чыкты. Ул шигырьнең “Имез лек”  сүзенә рифмалашырга тиешле 8 вариантын тәкъдим итте. Хә- ер, Дилбәр Мостафина да (Саба) аннан  калышмаган  иде. Арча педа гогия  көллияте  студенты Динис Гай зуллин исә  кулына таба тоткан сабыйны энекәше белән дуслашырга  чакырган:

“Соңгы тапкыр сорыйм: кая киткән

Мин суыра торган имезлек?

Чиратлашып кабып торыйк, әйдә,

Арабызда булсын тигезлек”.

Гомумән,  Миңгәрдән  Гайзуллиннар бәйгедә гаиләләре белән катнашканнар, дияргә дә була. Һәркем  җиңүгә омтылса да, иң  мөһиме, катнашу дигән  фикердә торып,  редакциягә хат юллаган газета  укучыларыбыз. “Бәйгеләрне бик  яратам. Җиңәм дип түгел,  үзем өчен генә иҗат итеп карадым. Сездән яңадан күп бәйгеләр  көтеп  калабыз”,–  дип тәмамлаган хатын Өтернәс  авылыннан  Мөршидә Тимергалиева. Ә без редколлегия белән  уйлаштык та, кульязмаларны җентекләп өйрәнгәннән соң, җиңүчеләр итеп   Әлфия Сафина ны, Дилбәр Мостафинаны һәм Динис Гайзуллинны билгеләргә   булдык. Аларга иганәчебез – бик матур агач-полимер  композит материалдан ясалган ишекләр, аркалар сатучы  “АкваДвери”  предприятиесе (җитештерү мәйданчыклары элекке “Заготконтора” биләмәсендә урнашкан) бүләкләрен  мөхәррир Рөстәм Исмәгыйлов тантаналы шартларда тапшырды. “Бәй геләрдә беренче тапкыр гына  катнашуым түгел. Юморга  корылганы да уңай хисләр тудырды. Сабыйлар миңа  илһамланырга этәргеч бирде. Өлкән буын кешесе буларак, газетаны  кулыма тотып  укырга  яратам һәм  канәгать калам. Барлык битләрен дә укып чыгам. Авыл хуҗалыгы көндәлеге дигән  бүлекне дә игътибарсыз  калдырмыйм. Тиражыгыз  алга таба да кимемәсен”,– дип тәэсирләре белән  уртаклашты Әлфия Сафина.

“Без бәйгегә  уйламаганда гына  кереп  киттек. Беркөнне күршедәге Сөекбикә апа Зиннурова  шигырь тотып керде дә, җибәр әле шуны редакциягә, диде. Без дә кызыксынып киттек. Өлкән  улыбыз Диниснең җиңүче булуына барыбыз да шатландык”,– диде Ландыш Гайзуллина (фотода уртада).  Бәйгеләр дәвам итәчәк, аларда катнашучыларның тагын да   күбрәк булуын  көтеп калабыз.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X