Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ерак бабаларны эзләп – Сатышка

Шушы көннәрдә Сатышта Омск өлкәсенең Тара районы Ишәй авылы делегациясе булды. Казаннан аларга галим, тарихчы-археолог Альберт Борһанов та кушылган иде. Чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребезне 2100 чакрымлы ерак юлга җитәкчеләре Гөлшат Мөнир кызы алып чыгып киткән. Баксаң, аңа Сатыш авылына сәяхәткә фамилиясенең Сатышева булуы этәргеч биргән. Гөлшат ханымның гына түгел, 80 хуҗалыклы Ишәй авылында яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы Сатышев яки Сатышева фамилияле икән. Кем ул Сатыш бабай? Тумышы белән Саба якларыннан булмаганмы? Әгәр шулай икән, бу хакта белүчеләр бармы? Кыскасы, бу сораулар Гөлшат ханымга 15 ел буе тынгылык бирми.

“Чыннан да, 15 еллар элек кызыма Россиянең зур  атласын сатып алдык һәм  география  дәресләрендә файдалана башладык.  Мин атласны өйрәнгәндә Татарстанда  очраклы рәвештә Сатыш авылын күреп таң  калдым. Бу хакта  башкаларга  да   сөйләдем. Барыбызда да фамилиябезнең  килеп  чыгышы шушы Сатыш  авылы белән бәйле түгелме икән дигән уй  туды. Мин үзебезнең бишенче буынны беләм.  Тара районында  чиста татарлар гына  яшәгән дүрт авыл бар. Шуларның берсе –  Ишәй авылына 1625 елда ике туган  Малик белән Хәйбулла нигез  салган. Хатыннарын югалткач, кабат өйләнгәннәр. Шулай ук алардан туган уллар кәләшне читтән эзләмәгәннәр. Барысы да Сатышево фамилиясен  саклап калган.  Авылда руслар юк, барысы да татарлар. Минем  бабамның әтисе Авас  исемле булган һәм дүрт  ул үстергән.  Минем бабай  Сафиулла әтисеннән гарәпчә өйрәнгән,  укыган, ләкин  латинча   язган. Дини китаплары күп булган, 1930 елларда репрессиядән  куркып, аларны  урманга  алып чыгып күмгәннәр, ләкин  соңыннан таба  алмаганнар. Аның фронттан хатынына латинча  язган хатлары әле дә сакланган. Сугыштан Сафиулла бабай гына исән  кайткан, өч бертуганы яу  кырында  ятып  калган. Кыскасы, ерак бабайларым укымышлы  кешеләр булганнар,  муллалык иткәннәр”,– дип   сөйләде Гөлшат Сатышева...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев