Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эрдоган: Төркиядә җир тетрәү аркасында һәлак булучылар саны 3,5 мең кешедән артты

22 168 кеше яраланган, дип яңа мәгълүмат җиткерде Эрдоган.

Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны хәзерге вакытта 3549 кеше булды. Бу турыда дәүләт башлыгы Рәҗәп Тайип Эрдоган хәбәр итә.

Ул җир тетрәгән районнарны гадәттән тыш хәлләр зонасы дип белдерде һәм гадәттән тыш хәл режимы кертте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

22 168 кеше яраланган, дип яңа мәгълүмат җиткерде Эрдоган. 53 меңнән артык кеше эзләү-коткару эшләренә җәлеп ителгән. Хакимият табигый бәла-каза китергән зарарны бетерүгә 5,3 млрд доллардан артык бүлеп биргән.

Искәртик, бүген төнлә Төркиядә 5,6 магнитудалы өченче җир тетрәү булды. Эпиүзәк Гёльбаши районыннан ерак түгел була. Бу җир тетрәү илнең үзәк районнарына кагылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев