Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эретеп ябыштыручы – хөрмәтле кеше

Корал эшләр, ир мактаныр, диләр. Шулай да балтасы булганга карап, һәркем бура бурый алмый. Хәзер хуҗалык товарлары кибетләреннән сварка инвенторы сатып алып та, тимерне бер-берсенә беркетергә өйрәнергә мөмкин. Әмма бу әле син эретеп ябыштыру остасы дигән сүз түгел.

Кайбер инвентор хуҗалары йортларга җылылык торбалары кертүдән баш тартулары шуның белән аңлатыла. Тишек калуы бар, син, иң яхшысы, остарак кешене чакыр, диләр. Мамалай авылында яшәүче Әнвәр Нургалиев та - шундый осталарның берсе. Армия хезмәтеннән кайткач, Яшел Үзәндәге Горький исемендәге заводта эшли башлый, шунда махсус курсларда укып, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Аннары туган авылына әйләнеп кайта һәм Сатыш бригадасының алыштыргысыз эретеп ябыштыручысы булып китә. Гомуми хезмәт стажы – 25 ел. Ел дәвамына ремонт эшләреннән бушаганы юк. Техника ватылса, ремонтлау, запас частьләр эшләү аңа йөкләтелгән. Эш тоткарланмасын өчен Әнвәр вакыт белән исәпләшми. –Үз эшенең остасы ул. Алтын бәрабәренә тиң кеше. Ул ябыштырган тимер җөеннән беркайчан да купмый. Механизаторлар аңа сварка кирәк булган детальне калдырып кына китәләр, нишләргә кирәклеген әйтеп тә тормыйлар. Әнвәр үзе белеп эшли,– ди эретеп ябыштыручы турында парк мөдире Әсгать Шакиров. Әнвәр хуҗалыкта көн саен кирәкле кеше. Аннан башка эш бармый. Аеруча язгы кыр эшләре чорында. Чөнки күбрәк җир эшкәртү агрегатлары сафтан чыга. Әнвәр Нургалиев “Т-25” тракторына тагылган көпчәкле эретеп ябыштыру агрегаты (САК) белән кырга чыгып китә. “Хәзер эш күбрәк. Чөнки техника искергән саен, ешрак ватыла, ремонт сорый”,– ди Әнвәр Нургалиев. Соңгы вакытта Татарстан хезмәт базарында эретеп ябыштыручы, токарь һөнәрләренә ихтыяҗ арткан. Вакантлы урыннар эшләргә теләүчеләрне көтә. Эшче һөнәрләрнең популярлашуына “Ворлдскиллс” хәрәкәте дә йогынты ясый. Әнвәр Нургалиев әйтүенчә, эретеп ябыштыручы һөнәренә өйрәнү өчен иң элек теләк кирәк. “Җиңел эш түгел, физик чыдамлык таләп итә. Йөргән таш шомара, диләр, нечкәлекләренә эшли-эшли өйрәнәсең. Эретеп ябыштырган җөй ышанычлы һәм озак хезмәт итсен өчен игътибарлы булырга кирәк”– ди ул . Майның соңгы җомгасы Россиядә эретеп ябыштыручылар көне буларак билгеләнеп үтә. Шушы һөнәр осталарын һөнәри бәйрәмнәре белән котларга онытмагыз.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев