Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЭШЕ БАР, ТЕЛӘК КИРӘК

Операторлар, бактериолог, сугымчы, технолог, ветеринария табибы, бухгалтерлар, сатучылар, укытучылар, иминият агентлары, социаль хезмәткәр, станокта эшләүчеләр һәм башкалар һәм башкалар. Узган җомгада хезмәт һәм халык эш белән тәэмин итү үзәге оештырган вакансияләр ярминкәсендә әнә шундый һөнәр кешеләренә ихтыяҗ булуы ачыкланды.

Эш тәкъдим итүчеләр белән  очрашуда 100дән артык кеше, шулай ук  Саба аграр  көллияте студентлары катнашты. Үзәктә исәптә тору  вакытлыча гына  булганлыктан,  эшсезләргә иртәме-соңмы хезмәткә  урнашырга  туры  киләчәк. Чараның максаты – әнә шул мәсьәләдә булышу вакансияләр турында мәгълүмат алу мөмкинлеген арттыру. Үзәк җитәкчесе Данис Габдерахманов һөнәре булмаганнарны укыту мөмкинлеге турында  сөйләде. Бу максаттан Арчадагы  укыту үзәге директорын да  чакырганнар иде. Резедә Исмәгыйлова чәчтараш, визажист, шәхси каравылчы, тәрбияче ярдәмчесе, газ җиһазлары  слесаре, кече медицина хезмәткәре  һәм башка һөнәрләр үзләштерергә теләүчеләргә дәүләт үрнәгендәге дипломнар биреләчәге турында  сөйләде һәм кызыксынучыларны очрашудан  соң үзе  янына  чакырды. Шулай да ярминкәдә катнашучыларда Теләчедән  килгән Заһир Һадиев чыгышы күбрәк  кызыксыну  уятты. “Һәр кеше дөньяга  үз ризыгы белән туа. Тормыш итү, кәсепле, эшле булу ул – шул ризыкны  эзләү дигән   сүз. Күрәм, монда эш эзләүчеләр байтак күренә. Арагыздан кемнәрдер, кәсебен күрше районда табар, Димәк, үз ризыгыңны эзләргә генә кала”,– дип сөйләде “Пласт” предприятиесе баш инженеры һәм эшкә урнашучыларга 20 мең, 6 айдан соң 23 мең сум күләмендә кулга тия торган хезмәт хакы вәгъдә итте. Үз  машинасы белән  килеп   эшләүче 3 һәм  күбрәк кеше йөрткән  очракта ягулык бәясе дә түләнә.

   Ярминкәдә катнашкан башкарма  комитет җитәкчесе  вазифаларын башкаручы Илнур Котдусов үзенең  чыгышында әйткәнчә, Сабабызның үзендә дә яңа предприятиеләр барлыкка  килүе дәвам итә..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев