Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЭШЛИСЕЛӘР ҺӘРЧАК КҮБРӘК

Хезмәтне оештыруга анализ яхшы куелган оешмада эшнең дә уңышлы барганлыгы район хуҗалыкларының хисап җыелышларында ачык күренә.

Узган атнада “Нырты” предприятиесендә дә эшчеләрне  2019 елдагы хезмәтләренең нәтиҗәләре белән бик җентекләп таныштырдылар. Җитәкчеләре Ильяс Дәүләтҗанов сүзен: “Моңарчы хисап  чоры   күрсәткечләрен чагыштыру елына карата процентларда гына әйтеп  китә идек. Бүген узган биш елны  алып, шуның  кайсы  елында  үсешкә ирешкәнбез, кайсы елда һәм ни өчен бер урында гына таптанып торганбыз, шуңа  анализ ясарга  булдык”,– дип башлап, белгечләргә өстән-өс­тән генә сөйләргә урын калдырмады. Иң элек баш агроном Инсаф  Мөхәрләмов, баш инженер Булат Хазифов чыгышларыннан бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 34,4 центнер  уңышның  чик түгеллеге  аңлашылды. Гомумән,  аграрийлар  ал­дын­да җитештерүне аның   үзкыйммәтен  ки­метү мөмкинлекләрен табып арттыру бурычы  куелган. Әйтик, әле кайчан гына кайбер тракторчылар ягулыкны чиләкләп сатса, хәзер тамчысына да кагыла  алмыйлар. Басудан  чыгып шәхси хуҗалык бакчасына кергән тех­никаның спутник-навигатор аша төшерелгән  сурәтен  экранда күрсә­түне дә механизаторлар үзләренә  кисәтү буларак  кабул иттеләр. GPS системасын кертү  бер гектар   сөрү җиренә  ягулык  куллануның 89,2 литрдан (2017 елда) 79,9 литрга   кимүенә китергән. Бер баш шартлы терлеккә тотылганы да 40 литрга кимегән. Яңа  төр техника да  чыгымнарны  азайта...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев