Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшсезлек зыяны каплана

2019 елдан бирле дәвам итүче коронавирус зәхмәте кешеләрнең сәламәтлегенә генә түгел, аларның гаилә бюджетына да зур зыян салды. Халыкның табышы тормышның туктаусыз кыйммәтләнүе шартларында кимүе аеруча борчулы да һәм куркыныч та. Мондый вәзгыять җәмгыяви киеренкелекне тагын да катлауландырырга мөмкин.

Шундый шартларда Россия Хөкүмәте пандемия вакытында зыян күрүчеләргә социаль яклау чаралары күрергә тырыша. Яңа коронавирус чире таралу нәтиҗәсендә хәл начарайган шартларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга (СОНКО) субсидияләр бирү кагыйдәләре гамәлгә керү моның ачык мисалы. Шул нигездә 21 төрле эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче бизнес тармагы вәкилләренең субсидия алуга хокукы барлыкка килде. Ярдәм һәр кешегә эшсез торган көннәре өчен минималь хезмәт хакы күләмендә (12 792 сум) күрсәтелә. Салым органнары әлеге мөмкинлектән файдаланырга теләүчеләрдән гаризаларны 2021 елның 1 ноябреннән кадәр кабул итә башлады.

“Безнең районда грант алуга хокуклы 155 оешма, шәхси эшмәкәр бар. Шуларның 120се, ягъни 77 проценты 25 ноябрьгә кадәр гариза бирде. Субсидияләр түләү 15 ноябрьдән башланып, пандемиядән зыян күргән дип табылучыларның 104е һәр эшчегә минималь хезмәт хакы күләмендә (12 792 сум) субсидия алды. Бу 87 процент дигән сүз. Моннан тыш хөкүмәт ярдәме чараларына социаль юнәлешле коммерциячел булмаган 3 оешма гариза язды. Шул ук вакытта салым органнарына 3 мең сумнан артык бурычы булган 4 эшмәкәрнең үтенече кире кагылды. Әҗәтләрен каплап бетергән очракта алар 15 декабрьгә кадәр кабат гариза яза алачаклар”,– дип аңлатты безгә башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Баһманов.

 

«Балкыш» үзәге хезмәткәрләре хөкүмәткә зур рәхмәтле

Субсидия бизнес вәкиле 2021 елның 10 июленә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына йә СОНКО реестрына кертелгән очракта бирелә. Һәм, әлбәттә, пандемиядән зыян күргән тармаклары исемлегендә булу шарт. Барлык шартлар үтәлгән очракта субсидияне салым инспекциясе исәпли, федераль казначылык түли. Районда беренче ярдәмне “Балкыш” тернәкләндерү үзәге алды.

“Без 2020 елда коронавирус аркасында эшне 5 айга туктатырга мәҗбүр булдык. Шул ук вакытта хезмәткәрләргә эш хакы бирү өчен Саклык банкыннан 2 процентлы кредит алуга ирештек. Түләү һәр айга минималь хезмәт хакы күләмендә бирелде. Инде РФ Хөкүмәтенең 1849 санлы карары чыккач та, хезмәттәшләр белән киңәшеп һәм реестрда теркәлгән булуыбызны исәпкә алып, субсидиягә заявка рәсмиләштердек. Шартлар туры килеп, алынган субсидия финанс эшчәнлегендә зур ярдәм булды”,– диде үзәк директоры Оксана Әхмәдиева. Хәзерге вакытта “Балкыш”та 29 пенсионер тернәкләнә. “Безне яраталар, Чаллыдан, Аксубай, Әгерже районнарыннан да килүчеләр бар”,– ди җитәкче.

 

Өлкәннәрнең җаен-көен белгән учреждение персоналы кайгыртуга, һичшиксез, лаек.

Моннан тыш ковидтан зыян күргән эшмәкәрләргә 1 ноябрьдән ФОТ 3.0 федераль программасы буенча да 3 процентлы кредит бирелүен әйтергә кирәк. Ташламалы шарт саклансын өчен оешмада эшләүчеләр саны 90 проценттан да кимергә тиеш түгел. Районда әлеге программадан файдалануга 8 заявка кергән.

Болар барысы да урта һәм кече бизнесны киеренке вәзгыятьтә саклап калу максатында 2020 елда күрелгән чараларның дәвамы булып тора. Былтыр дәүләт булышлыгын 268 физик һәм юридик зат тойган иде. Моннан тыш коронавирус профилактикасына юнәлдерелгән чаралар өчен 59 эшмәкәр субсидия алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев