Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эштә 6000 көн булганнар

Район авыл хуҗалыгы предприя­тиеләрендә еллык эшкә хисап тотканда үзеңне мактаганнарын ишетү, әйтәсе дә юк, күңелле хәл. Димәк, син хезмәт коллективына куелган бурычларны үтәүдә үзеңнән өлеш керткәнсең.

“Туган  як”  җәмгыятендә дә үз эше­нең осталары күп. Моның шулай икәнлеге 27 гыйнварда  2019 елда эшчәнлеккә багышланган хисап җыелышында белгечләр ясаган чыгышларда ачык   күренде. Башта сүзне баш  агроном Рөстәм Ганиев алып, игенчелек тармагы  күрсәткечләренә тукталды. Бөртекле-кузаклы  культуралар 2071 гектарда  үстерелеп, уңыш чыгышы 20,88 центнер тәшкил иткән. Арпаның 34 центнер бөртек биргән кишәрлекләре булган. Дөрес, уртача күрсәткеч узган елдагыдан кимрәк. Ирешелгән кадәре игенче-механизаторларның уртак хезмәте нәтиҗәсе. Алар үзләреннән торганын эшләгәннәр. Баш инженер Рифкать Гарипов чыгышында әйтелгәнчә, хуҗалыкта төрле маркадагы 27 берәмлек техника бар. Аларны  яздан  әзерлек  сызыгына  куеп, механизаторлар барысы 55039 эталон-гектар  эш башкарганнар (2018 елда – 53107 э/га.). “Механизаторларыбыздан Рафаэль Хәйбриев – 302, Фәрит Зиннәтов – 276, Зөлфәт Шәрифуллин –268, Илназ Маликов 223 көн эштә катнаштылар.  Тулаем алганда, барлык техника 5953 көн эштә булды. Хуҗалыктагы  “Полесье” комбайнчылары Айдар Тимергалиев, Илназ һәм Нияз Маликовлар – да тәҗрибәле игенчеләр. Алар һәрберсе 1267 тонна ашлык суктырды. Озак еллар эшләгән тәҗрибәле токарь Кәниф Сафин – якын-тирәдә алтын куллы бердәнбер һөнәр иясе. Станогын һәрвакыт төзек хәлдә тота. 2019 елда хуҗалыкта заманча  мастерской эшләнгәч, иң беренче токарь станогын урнаштырдык. Җылы, якты,  уңайлы. Киенү-чишенү, ял итү бүлмәләре, техник хезмәт  күрсәтү пункты барысы да бер түбә астында. Хәзер мастерскойда кран-балка урнаштыру бара, яңа эш урыны механизаторлар өчен күптәнге  хыялның  тормышка ашуы булды”,– дип  сөйләде ул. Ремонт бригадасыннан Фаил Минһаҗев, Нәкыйп Маликов, Мәсгуть Фәйзуллин, Айтуган Гарипов, Илдар Сибаевны да мактап телгә  алды. Күңелләрен   күтәрергә  кирәк ремонтчыларның: агымдагы елда язгы  кыр эшләрен сыйфатлы башкарып чыгу тагылма агрегатларның  ничек  көйләнүенә дә бәйле...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев