Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Эштә батырлар, ялда ялкыннар

Бүген районыбызда зур бәйрәм – терлекчеләр Сабантуе (слеты) булды. Авыл хуҗалыгының иң табышлы тармагы хезмәткәрләре бу традицион чараны ел саен көтеп ала.

Бүген районыбызда зур бәйрәм – терлекчеләр Сабантуе (слеты) булды. Авыл  хуҗалыгының иң табышлы тармагы хезмәткәрләре бу традицион чараны  ел  саен көтеп  ала. Аграрийлар бәйрәмгә хезмәттә  зур уңышлар һәм  ярышларда  катнашырга  яхшы  әзерлек белән   килде. Һәр  хужалык командасын  үзенә хас дресс-код  аерып торды. Мәйданда  зәңгәр футболкалы “Игенче” җәмгыяте уңганнарының  өстенлеге ачык  күренде. Шулай  булмый ни, бары игенчелеләр генә 90 кешелек бердәм  команда булып тупланып үзләренә  бәйрәм  ясый  аладыр. 

Слетта  катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов  тәбрикләде. “Терлекчеләр  слеты  аграр тармактагы барлык  эшчеләрнең мөһим бәйрәме булып  санала. Тармак  бик  үзенчәлекле. Биредә ялларга  һәм бәйрәмнәргә карамастан,  ел әйләнә эшлисе. Республика терлекчелек продукциясе җитештерүдә лидер булып  санала. Тармак тотрыклы үсештә һәм яңадан-яңа үрләр  яулана. Тулай сөт савып  алуда  без Россиядә 1нче,   йомырка җитештерүдә –6нчы, ит җитешерүдә 8нче  урында барабыз.  Саба – республикада иң алдынгы  районнарның берсе.  Сездәге заманча  сөт комплекслары Татарстанның  да  горурлыгы. Сезнең тырышлык белән продукция муллыгына ирешелә. Бу хезмәтнең югары дәрәҗәдә оештырылганлыгы турында   сөйли. Әлеге  уңышлар  артында  сез торасыз һәм моның белән тукталып калырга  җыенмыйсыз. Эшегез өчен зур рәхмәт. Барыгызга да нык сәламәтлек телим. Алга таба да уңышлар  юлдаш булсын”,– диде Гөлүс Баязитов һәм алдынгыларга Министрлыкның Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. 

2025 елда  терлекчелектәге  6 айлык  эш  нәтиҗәләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин таныштырды.

 Кайда Сабантуй – анда  җыр-моң, алыш-ярыш, бәйге-уен, кызык-тамаша. Барысы да программага кертелгән  чараларда теләп,  активлык белән  катнашты.  Хатын-кызларга көч  сынашу, осталык   күрсәтү төрләре   күбрәк тә  иде әле.  Әйтик, сыер саву аппаратын алар гына сүтеп-җыйды. Иң тиз  вакыт   күрсәтеп (3,22 минут) 1нче урынга “Килдебәк бригадасыннан Фәнзия Хәйбиева чыкты. “Игенче” җәмгытеннән Айсылу Галимова– 2нче, “Нырты” предприятиесеннән Ләлә Фәләхова   3нче нәтиҗә  күрсәттеләр.

 Көрәштә җиңел  үлчәүдә Илназ Хуҗин, авыр үлчәүдә Азат Сәмигуллин батыр  калды. Икесе дә “Игенче” җәмгыятеннән.  Быел 50 яшьтән  узганнар  өчен   урыннар аерым  билгеләнде хәм әлеге  категориядә "Мичән"нән  Фәнит Шәйхелисламов җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев