Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эвакуация планын үтәү буенча күнекмәләр һәм аңлату кисәтү чаралары үткәрелде

Татарстан Республикасы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү , бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең №24-18р номерлы 2018 елның 24 сентябрында чыккан карары нигезендэ янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү , янгын һәм башка куркыныч котелмәгән һәлләр килеп чыкканда персоналның һәм кешелэрнең дорес эш итүләрен тикшерү йөзеннән социаль һәм мәгариф сферасына караган төнге куну белән бәйле обьектларда янгын була калганда үтәлергә тиешле эвакуация планын үтәү буенча кунекмәләр үткәрелде.

Бер ук вакытта обьектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше, беренчел янгын сүндерү чараларының җитәрлелеге, төзеклелеге, янгынны сизу һәм аны хәбәр итү җайланмаларының эшләве, янгын турында хәбәрнең янгын сүндерү бүлегенз житкерелүенә, һәм персоналның үз вазыйфаларын утәүләренә аеруча зур әһәмият бирелде. Бу чаралар вакытында персонал һәм яшәүчелүр белән янгынга каршы инструктажлар үткәрелде.

 

Саба һәм Теләче районара күзәтчелек бүлекчәсе өлкән дознавателе И.Т.Хузин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев