Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эвакуациягә - уңай билге

Кемероводагы сәүдә үзәгендә булган янгыннан соң халыкны куркыныч турында кисәтү, эвакуацияләү, хәбәр итү системаларының төзеклеген тикшерү белән бәйле чаралар күрүгә игътибар нык артты.

Саба район судында Суд приставлары федераль хезмәтенең республика идарәсе, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр ми­­нистрлыгы белән берлектә һәм­ җә­­мә­­гать судья­лары һәм алар­ ап­па­раты хезмәткәрләре кат­на­­шын­да хезмәткәрләргә янгын кур­кы­ныч­сызлыгының төп таләп­ләрен, янгынга каршы саклану чаралары һәм янгын чыккан очракта ниләр эшләргә кирәклеген аңлату максатыннан янгын куркынычсызлыгы буенча планлы тактик өйрәнүләр үткәрелде. Сценарий буенча суд бинасының канцелярия кабинетында кыска ялганыштан “янгын“ чыкты, ут мебель­гә күчте, коридор буйлап төтен таралды. Тавышлы хәбәр итү системасы эшли башлаганнан соң барлык хезмәткәрләр һәм бирегә килгән кешеләр бинадан чыктылар. Гадәттән тыш хәл урынына янгын сүндерүчеләр, медиклар, полиция хезмәткәрләре килде. Бина санаулы минутларда чолгап алынды, ә коткаручылар янгынны сүндерүгә керештеләр. Янгын сүндерүчеләргә, “бер хезмәткәрнең ялкын телләре үрмәләгән“ кабинетта калуы хакында җиткерелде. Коткаручылар аны, кислород белән тәэмин иткән махсус битлек кигезеп, янгын зонасыннан алып чыктылар һәм медикларга тапшырдылар. Табиблар зыян күрүченең йөрәгенә массаж ясаганнан, ясалма сулыш алдырганнан соң аны тормышка кайтардылар. Янгын сүндерүчеләр кабаттан “ялкын телләрен” авызлыкларга керештеләр. Ишектән чыга алмаган ике хезмәткәргә тәрәзә аша чыгу өчен озын баскыч куелды. Эвакуация төгәлләнгәч, утсүндергечләр белән ничек эш итәргә кирәклеген аңлаткан инструктаж үткәрелде.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев