Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыяте 8 авылны берләштергән Сабантуй уздырды [+фото]

Быел Сабантуй яңа  урында – Иләбәр янындагы  Мишә буе тугаенда үтте.

Сабантуй яңа  урында – Иләбәр янындагы  Мишә буе тугаенда үтте. Сабан бәйрәменә әзерләнеп, җаваплылыгы  чикләнгән “Игенче” җәмгыяте  кыска  вакыт эчендә бик  күркәм мәйданчык барлыкка  китергән. Намаз уку өчен аерым  аерым бүлмәгә кадәр бар. “Мәйдан уртасындагы трибуна каршындагы бүләкләр иганәчеләрнең дә бәйрәм оештыруга  зур өлеш керткәнлеген күрсәтә. Ярышып, көч куеп, әлеге бүләкләргә лаек булуда уеннарда  катнашучыларга,  спортчыларга уңышлар телибез. Ялларыгыз күңелле үтсен”,– диде Эзмә җирлеге башлыгы Альмир Шәйхетдинов Сабантуй  ачылышы тантанасында. Сабантуйга кадәр “Игенче” хуҗалыгы 5600 гектарда язгы  кыр  эшләре  башкарып, мул  уңышка нигез  салган. Хезмәтләре  өчен хуҗалык  җитәкчесе  Алмаз  Зарипов игенче-механизаторларга зур рәхмәт белдерде. “Терлекчеләребез дә  сынатмый. 2021 ел  күрсәткечләре  буенча  хуҗалык районда 2нче  урынга лаек булды. Бу безнең өчен зур дәрәҗә. Бәйрәмгә килгәндә, бу минутларда 8 авылны берләштергән Сабантуй бара. Кайткан кунакларга, барлык катнашучыларга күңелле ял, саулык-сәламәтлек телисе килә. Бәйрәмнәр матур  үтсен”,– диде ул. Җитәкче хуҗалыкның 182 хезмәт  алдынгысына акчалата бүләкләр тапшырды. Шулай ук Сабантуйга иганәлек итүчеләр дә  сәхнәгә  чакырылды.

  Ярышларда катнашучыларга   бүләкләр,  чыннан да, мулдан  әзерләнгән. Әйтик, тауда каршы йөгерүдә  җиңүчене 72 мең  сумлык мотоблок көтә иде. Кыйммәтле призга Сабадан Руслан Миңнеголов лаек булды. Машина өстерәүдә җиңгән Айзат Сәмигуллинга югары басымлы машина юдыргыч, укучылар көрәше батыры Нияз Хәлиуллинга – ноутбук, капчык белән бәрешүдә беренчелекне  алучы Ленар Зариповка  робот тузан суыргыч, кул  көрәше батыры Руслан Николаевка телевизор  бирелде. Ул  көрәштә дә “Игенче” хуҗалыгы  эшчеләре арасында  абсолют батыр булып   калды. Ир-егетләр арасындагы бил  алышта  Иләбәрдән Фәнзил Нуриев җиңүче булды. Көндезге 11дә башланган Сабантуй төн уртасы җиткәндә генә төгәлләнде.  

Бәйрәмне Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар,  Айгөл Бариева, Вадим Захаров җырлары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X