Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эзмә авылыннан Флүрә Нурисламова туган көнендә – 80 яше тулган көндә тавыш бирде.

Һава торышы бүген җылы һәм кояшлы. Иртәнге сәгать 7дә Саба районының барлык сайлау участоклары  ишекләрен ачты.

Һава торышы бүген җылы һәм кояшлы. Иртәнге сәгать 7дә Саба районының барлык сайлау участоклары  ишекләрен ачты. Эзмәдә  урнашкан 2468нче  участогына беренче булып Өтернәс  авылында  яшәүче  Рамил Мусин   килде. Гомумән, ял  көне булуга  да карамастан, Рамил кебек  эшләренә ашыгучылар үзләренең гражданлык  бурычларын сайлау  участогы  ачылуга  үтәделәр. Ә Эзмәдә  яшәүче  Флүрә Нурисламованы комиссия әгъзалары  чәчәкләр белән  каршы  алдылар. Чөнки 8 сентябрьдә аның туган   көне дә:  ветеранның бүген  олы юбилее,  аңа  80  яшь тулды. “Сайлауларга без гомеребез буе йөрдек, көтеп  алабыз,  куанып барасыз, илебез, республикабыз өчен мөһим чара бит ул. Инде кулымда таяк булса да, аякта йөри алганда быел да үзем килдем әле. Тавышымны  лаеклы  кандидатларга еллар тыныч булсын, балаларыбыз, оныкларыбыз муллыкта яшәсен  өчен бирәм. Бик рәхәт заманда  яшибез бит, тормыштан бик канәгатьмен.  Хәзер бөтен нәрсә бар бит. Әле оныкчыклары  да кунакка кайтканнар  иде. Өстәл тулы  сый-хөрмәт”,– диде  ветеран. Флүрә Госман  кызы 40 ел буе хат ташучы һәм почта элемтәсе начальнигы булып эшли. Авылдашларына сайлау  участоклары   күрсәтелгән кәгазьләрне дә күп тараткан. Аның эшен  килене Саяра  дәвам итте.

Участок  сайлау  комиссиясе  рәисе  Муллагали Нәбиевның әйтүенчә, исемлеккә Эзмә һәм Өтернәс  авылларыннан 498 сайлаучы кертелгән. Шуларның  йөзгә якыны иртәнге 9га ук гражданлык бурычын  үтәргә  өлгергән. “Сайлауларны тыныч, матур итеп  үткәрербез”,– диде комиссия  рәисе.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев