Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Эзмә урта мәктәбен 55 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашты

Мәктәп еллары кеше тормышының иң гүзәл, иң самими, иң истә кала торган гүзәл вакытлары. Белем йортын тәмамлап, төрле якларга таралышкан укучыларның очрашуы, хатирәләрне яңартып кабат мәктәп елларына кайтып килүе, күңелләргә яңа рух, алга таба яшәргә зур көч бирә.

   Кала тау итәгендә, табигатьнең иң матур урынында,  «Игенче» җәмгыятенең (җитәкчесе А.З.Зарипов) матур бинасында, 55 ел элек Эзмә урта мәктәбен тәмамлаган егет - кызлар җыелды. Очрашуны оештыру, сыйныфның иң белемле, максатчан егете, инде районда гына түгел, республикабызда исеме күпләргә таныш, Алмаз Әмин улынын идеясы була. Сыйныфташы Әлфинур ханым белән алар балачак дусларын барлап, очрашуга дәшәләр. Инде өлкән яшьтә булсалар да, алар нәкъ яшь чактагы кебек очрашуга зур дулкынлану белән килделәр. Шатлыклы елмаюлар, күз яшьләре, кочаклашып күрешүләр белән башланган чара, һәрберсенең тормыш юлларын сөйләү, мәктәп истәлекләре уртаклашу белән «Аш - су» җәмгыяте әзерләгән табын артында дәвам итте. Очрашуны Өтернәс авыл клубы мөдире Илүзә Гыйлфанова алып барды, Хәмит Гыйлметдинов матур җырлары белән бизәде. Эзмә мәдәният йорты режессеры Нияз Тимергалиев баянда һәм Өтернәс авылының ин оста гармунчысы Данис Гайнетдинов гармунда татар көйләренә тезмә башкаргач, күнелләр халык җырларына тартылды. Очрашу ахырына якынлашкач та, таралышасы килмәгән сыйныфташлар, бер - берләренә кабат очрашырга язсын дигән теләкләрне җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев