Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЭЗМӘДӘ – КЫШКЫ СПАРТАКИАДА

Узган якшәмбедә Эзмә авыл җирлегендә кышкы спартакиада уздырдылар. Спорт бәйрәменә килүчеләрне район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде.

Ярышларны ачу тантанасында шулай ук башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов, җирлек башлыгы Альмир Шәйхетдинов катнашты. Спартакиада узган елдагыдан күбрәк –300гә якын кешене үзенә җыйды. Алар волейбол, итек­ле футбол уйнады, аркан тартышты, чангыда узышты, Калатаудан шуды. Эзмә авыл жирлегенең бюджет хезмәткәрләре балалар һәм өлкәнрәкләр белән төрле кызыклы уеннар, конкурслар оештырдылар. Чаңгы ярышларында укучылардан Азалия Сөләйманова, Фаил Гарипов, Сөмбел Бик­таһирова, Айзат Фәтхерахманов, Айгөл Зин­нәтова, Рамил Шакиров, хатын-кызлардан Альби­на Хафизова, Гөлнара Заһидуллина, Равия Фәс­хетдинова, Гөлсем Миңнеханова, ир-атлардан Улугбек Вайисов, Данил Ганиев, Делюс Вәлиуллин, Дамир Шакирҗанов, Әмин Миңнегулов үз яшь категорияләрендә җиңүче булдылар. Барлыгы 15 команда катнашкан волейбол уенын “Курсабаш-I” ир-егетләре отты. Мичән-Симет командасы – 2нче, Теләченең Үзәк авылы егетләре 3нче булды. Итекле футболда җиңүчегә каралган призны да теләчелеләр алып китте. Аркан тартышуда Өтернәс пәһлеваннарына тиңнәр булмады. Спартакиадада катнашучыларны, килгән кунакларны кайнар пылау, коймак, чәй тәм-томнары «Игенче», “КФХ Әхмәтов” хуҗалыклары, «Саба ПМК Мелиорация» җәмгыяте бушка сыйлады. Алар һәм шулай ук “Саба җитен”, “Сабагро” җәмгыятьләре, А.Мәүлетов, А.Зарипов, “В.Әхмәтов”, “Ч.Габдерах­манова” предприятиеләре ярыш­­ларда катнашу­чыларның спонсорлары бул­ды­лар. Тау чаңгысы Рәис Миңнеханов тәкъ­диме белән оештырылды һәм спонсоры да үзе булды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев