20 март 2019 яңалыклары
-
Татарстанда юеш кар һәм яңгыр көтелә
Республикада температура нормадан 5-6 градус югары булачак.
-
ЭЗМӘДӘ – КЫШКЫ СПАРТАКИАДА
Узган якшәмбедә Эзмә авыл җирлегендә кышкы спартакиада уздырдылар. Спорт бәйрәменә килүчеләрне район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде.
-
Путин: Россия халыкларының телләрен саклау буенча эш дәвам итә
Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясе 2019 елны җирле халыкларның телләре елы дип игълан итте.
-
Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә
Республика башкаласында төнлә һәм иртән томан төшәчәк.
-
Миләүшә Зарипова: “Кызым белән берәр җиргә барсак, “Бу – минем әнием. Ул иң матуры”, ди” [видеорепортаж]
Шушы көннәрдә Казанның “ГоркиПарк” сәүдә үзәгендәге “Облепиха” кафесында, авариядән соң инвалидлар арбасына утырырга мәҗбүр булган, Миләүшә Зарипова белән очрашу узды. Хәзерге вакытта Миләүшә ханым актив тормыш алып бара, үзенең мисалы белән кешеләргә ярдәм итә, моңа өстәп, ул эшмәкәр, хатын, әни дә. Әлеге очрашуда ул интернетта әйтеп бетермәгән серләрен чиште, сорауларга ачыктан-ачык җавап бирде. Теләгән һәрбер кеше аның белән аерым аралашты.
-
Алинә Заһитова Дөнья чемпионатында кыска программада җиңде
Бүген ул 82,08 балл җыйды.
-
ШЛПУМГ хезмәткәрләре арасында итек киеп футбол уйнау турниры утте
Шәмәрдән авыл җирлегендә ШЛПУМГ хезмәткәрләре арсында еллык традициягә кергэн итек киеп футбол уйнау турниры утте.
-
Хезмәт министрлыгы ана капиталы программасын 2024 елга кадәр озайтырга тәкъдим итте
Программаны озайту буенча тәкъдимнәр әзерләү ведомствоның стратегик планлаштыру чаралары план-графигына кертелгән.
-
«Тантана» республика театр премиясе номинантлары билгеле - исемлек
Җиңүчеләр 27 март көнне «Тантана» республика театр премиясен тапшыру чарасында билгеле булачак.
-
Россия Пенсия фонды май аенда пенсияләрне яшәү минимумыннан арттырып түли башлый
Пенсионерларга гариза язарга һәм белешмәләр җыярга туры килмәячәк, чөнки барлык түләүләрне автомат рәвештә уздырачаклар.
-
Нәүрүзбикә быел да мул уңыш вәгъдә итте
Борынгы әби-бабаларыбыздан килгән Нәүрүз – язны каршылау бәйрәме Сабабызда ел саен зурлап билгеләп үтелә. Узган ял көнендә дә райондашларыбыз иртәдән яз гүзәле Нәүрүзбикәне каршы алырга район мәдәният йорты каршына ашыктылар.
-
Казахстанның яңа президенты Астана шәһәрен Нурсолтан дип үзгәртергә тәкъдим итте
Аның фикеренчә, өлкә үзәкләрендә үзәк урамнар да илнең беренче Президенты исемен йөртергә тиеш.
-
Казанда тележурналист Алексей Кулешовны соңгы юлга озаттылар
“Эфир” телеканалы алып баручысы 18 мартта вафат булды.
-
Миңнеханов Таҗикстан Президенты чакыруы буенча Нәүрүз бәйрәмендә мактаулы кунак булды
Татарстан делегациясенең Таҗикстанга сәфәре ике халык арасындагы элемтәләрне киңәйтүне аңлата, диде Рөстәм Миңнеханов.
-
КИҢӘШ ТӘ– БЕР ӨСТӘЛДӘ, АКЧА ДА – БЕР ЯНЧЫКТА
Өтернәс авылында яшәүче Мәрьямбикә һәм Юнис Гайнетдиновларның бергә гаилә корып яши башлауларына быел 14 февраль — Гашыйклар көнендә 66 ел тулган. Парлы тормышка аяк басулары нәкъ шушы көнгә туры килүе дә очраклы түгелдер, алты дистә елдан артык бер җан булып яшәү өчен бер-береңә көн дә гашыйк булу кирәктер.