Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казахстанның яңа президенты Астана шәһәрен Нурсолтан дип үзгәртергә тәкъдим итте

Аның фикеренчә, өлкә үзәкләрендә үзәк урамнар да илнең беренче Президенты исемен йөртергә тиеш.

Казахстанның яңа президенты Касым-Жомарт Токаев, илнең беренче президенты Нурсолтан Назарбаев исемен мәңгеләштереп, Астана шәһәрен Нурсолтан дип үзгәртергә тәкъдим итте. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Без аның исемен мәңгеләштерергә тиеш. Бөек замандашыбыз, Казахстан Республикасының беренче президенты Нурсолтан Абишевич Назарбаев исемен мәңгеләштерергә кирәк дип саныйм: безнең башкалабыз беренче президентыбыз исемен йөртергә һәм Нурсолтан дип аталырга тиеш", - диде Токаев чәршәмбе көнне Казахстан халкына ант бирү барышында.

Моннан тыш ул Казахстанның өлкә үзәкләрендә үзәк урамнар илнең беренче Президенты исемен йөртергә тиеш дип саный. Ул шулай ук Астанада (Казахстан башкаласы) Назарбаев хөрмәтенә монумент куярга тәкъдим итте.

Чәршәмбе көнне Токаев Назарбаевка "Халык каһарманы" исемен бирде. "Казахстанның беренче президенты - юлбашчысы Нурсолтан Назарбаевка "Алтын йолдыз" аерым хөрмәтләү билгесе, бәйсез Казахстан төзелешенә, икътисади һәм социаль үсешенә салган хезмәте өчен "Халык каһарманы" исемен бирергә", - диде ул чәршәмбе көнне Астанада узган парламент палаталарының уртак утырышында.

Фото: https://pixabay.com | Boztay_Akimkhan

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев