КИҢӘШ ТӘ– БЕР ӨСТӘЛДӘ, АКЧА ДА – БЕР ЯНЧЫКТА
Өтернәс авылында яшәүче Мәрьямбикә һәм Юнис Гайнетдиновларның бергә гаилә корып яши башлауларына быел 14 февраль — Гашыйклар көнендә 66 ел тулган. Парлы тормышка аяк басулары нәкъ шушы көнгә туры килүе дә очраклы түгелдер, алты дистә елдан артык бер җан булып яшәү өчен бер-береңә көн дә гашыйк булу кирәктер.
Шунысы сокландыра: Гайнетдиновларның төзек, нык нигезле йортында бүген дүрт буын яши. Төп йортта калган уллары Рафис, киленнәре Равилә белән 36 ел башкаларга үрнәк булып тормыш итсәләр, инде оныклары Рөстәм дә җиде ел элек үз гаиләсен булдырып, туган нигезендә төпләнгән. Тормыш иптәше Раилә белән балалары – Руслан, Рәйсәне үстереп, түгәрәк бәхетләренә куанып яшәгән көннәре. Икенче уллары Рәдис гаиләсе белән Сабада яши. Дус-тату булуның бөтен сере өлкәннәр яшьләргә илтифатлы, яшьләр өлкәннәргә ихтирамлы булып гомер кичерүдә икәнлеге аңлашыла. Йортта һәрвакытта да өлкәннәр тәҗрибәсенә, аларның киңәш-табышына таяныла, урыннары түрдән, сүзләре өстен аларның.
Мәрьямбикә апа белән Юнис абыйның мәхәббәтләре балачактан килә: бер сыйныфта, бер партада утырып укыйлар алар. «1 сыйныфка 1933 елда кердек. Укытучыбыз мине Юнис белән, туганым Асылбикәне Ахкам янына утыртты. Үсә төшкәч, дүртебез парлашып, ике гаилә булып куйдык. Юнисны 2 ел армиядән көтеп алдым. 1953 елда өйләнештек. Икебез бер елны – 1926 елда тусак та, ул гомер буе 1928 елгы булып йөрде. Әнисе туу турындагы таныклыгына 1928 елгы дип яздырган. Тугыз бала китереп, дүртесе генә үстеләр, ди торган иде. Юнистан кече вафат булган ир туганы урынына яздырткандыр дип исәпләдек. Артыннан тикшертеп йөрмәдек. Миңа бүген 93, Юнискә 91 яшь», – дип сөйли Мәрьямбикә апа. Гомер буе колхоз эшеннән кайтып кермиләр алар, Юнис абый балта остасы да булып, колхоздагы корылмалар да, авылдашларының күбесенең мунча, каралты-курасын яңарту аның уңган кул җылысы белән эшләнгән. Тигез канат астында өч ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Уллары – Фәнис, Данис, Рафис, кызлары Гөлфәния һәрберсе матур, нык гаиләләр төзеп, әти-әни үрнәгендә гомер итәләр. Данислары белән дүрт кенә өй аша яшиләр. Һәр бәйрәмдә төп нигезгә – әти-әни җылысына җыелып, туган хакын хаклап гомер итәләр. «Балаларыбыз бик тәртипле булдылар. Гомер буе тырыш хезмәт белән тормыш иттек. Дүрт кенә сыйныф укысам да зиһенле, тере булдым, кибетче счет төймәләрен салганчы, күңелдән исәпләп алган әйберләремнең бәясен чутлап куя идем. Ирем бик әйбәт булды. 1953 елдан бирле яшәп, бер йодрыгын да күрмәдем. Инде Равилә киленем белән 1983 елдан бирле яшибез», -ди Мәрьямбикә апа. Берәүгә дә сер түгел, гаилә иминлегенең нигезе килен-каенана дуслыгына бәйләнгән. Шунысы куандыра – әлеге йортта килен-каенана мөнәсәбәтләре, үзара мөгамәлә һәркемгә үрнәк итеп алырлык. Яшьләр өлкәннәрне зурлый, өлкәннәр яшьләргә хөрмәтле. Минемчә, Гайнетдиновлар гаиләсенең тыныч, бөтенлегендә үзе килен дә, шул вакытта инде 7 ел каенана да булган Равилә апаның өлеше аеруча зур. «Бөтен эшне уртага салып, киңәшеп эшлибез. Инде үзебез 60 ка җитсәк тә, әткәй-әнкәй рөхсәтеннән башка йортта бер эш тә башкарылмый. Яшьләргә әби-бабагызга әйттегезме, алар беләме, олы кешенең күңеле юктан да була, алар белән дә киңәшләшегез, дип аңлатам. Үзем дә гел әниемнең алтын киңәшләрен тотып яшәдем. Ирем гомер буе ерак юлларга йөреп эшләде. Менә 10 гыйнварда чыгып киткән килеш ул һаман да кайтып җитмәгән әле. Соңгы елларга кадәр йорттагы бөтен эшне әткәй белән бергә башкардык. Инде яшьләре зур, өйдә генә торалар», – ди Равилә апа. Аның һәр сүзеннән татар ханымнарына хас сабырлык, тыйнаклык, зирәклек бөркелә.
«Мине шундый җылы итеп каршы алдылар. Җиде ел торабыз, Аллага шөкер, бер тавышка кергәнебез дә юк. Әниебез бик тыныч, ике якны да көйләп, бөтенесен җайлап яши. Алар өйдән чыгып китсәләр, йортның яме калмый. Күптән түгел генә бөтенесе бергә ашка киттеләр, өйдә күңелсез, мин андый тормышка бөтенләй ияләнмәгән. Дус-тату яшәүгә ни җитә!», - ди йорттагы яшь килен Раилә. Раилә яшь кенә булса да, бер эштән дә курыкмый, «Игенче» җәмгыятендә сыерлар сава, йорттагы эшләрне дә җиң сызганып башкара. «Татмитагро»да «КамАЗ» да эшләүче ире Рөстәмнең төп терәк-таянычы да ул. Мәрьямбикә апа гомумән, киленнәрен мактап бетерә алмый: үзе белән торганнарын да, башка чыгып читтә яшәүчеләрен дә. «Төп йорттагы киленнәремә килүгә әйттем: «Киңәш бер өстәлдә, акча бер янчыкта булсын, самавыр куеп, көтү куу сезнең өстә», – дидем. Гомер буе шулай булды. Алар өйдә булганда көтү куарга капка төбенә чыкмадык», – ди ул. Юнис абый карчыгының һәр сүзен җөпләп, аңа бүген гашыйк булгандай елмаеп, горурланып утырды.Чын ирләрчә, сүзне кыска тотып, гаилә нигезенең ныклыгы хатын-кыздан торуы, гомер иткән карчыгын үзе әйткәнчә, «разнообразный» хатын булуы турында әйтте. Гайнетдиновлар кебек күркәм гаиләләрне, аларның гаилә кыйммәтләрен, бер-беренә булган мөнәсәбәтләрен күреп йөрәк сафлана, күңел сөенә. Килен-каенана татулыгының өйне җылытып, йортка нур өстәп кенә калмыйча, буыннар чылбырын ныгытучы икәненә дә инанасың.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев