Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әфганчы Фәһим китап чыгарды

15 февраль – интернационалист сугышчыларны искә алу көне.

Төбәк якларыннан күңелле хәбәр килеп иреште: Фәһим Бикмиевның 100дән артык шигыре һәм бәетләр тупланган “Яшик әле” дигән китабы чыккан. Моңа гаҗәпләнмәдем. Дөнья күреп (Әфганстан ни тора!) язган шигырьләрен ул бер җыентыкка тупларга тиеш иде.

Нечкә күңелле, шигъри җанлы булып туган Фәһим кечкенәдән иҗатка тартыла. Урта сыйныфларда укыганда шигырьләр яза, аларның кайберләре "Яшь ленинчы" газетасында басыла. Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә дә кулына каләмне еш ала. Биробиджан, Райчихинск, Сковородино һәм башка шәһәрләрдәге хәрби частьларда чик буен саклау серләренә өйрәнә. Радиотелеграфист таныклыгы ала.

...Бер вакыт ул кече состав офицерларының Әфган сугышы турында сөйләшүләрен ишетә. Яшь солдат күңеле нигәдер шунда ашкына. Тиздән шул илгә китәргә мотоманевр төркеме җыела башлый. Китәләр. Бераздан бу төркемнең Әфганстанга керүгә үк бик зур югалтуларга дучар булуы хәбәр килә. Шуннан соң Фәһим икенче төркем туплауга боерык чыгуга, отряд командирыннан Әфганстанга җибәрүләрен сорый. Командир аптырап калмый: "Отпускага кайтасыңмы, әллә Әфганстангамы?"–ди. Яшь коммунист (КПСС сафына армиядә керә) икенчесен сайлый. Алты миномет расчетыннан торган батарея составына ул радиотелеграфист булып алына. Радиоэлемтә өзелгәндә телефонист хезмәтен башкарырга да өйрәнә.

Төркем 1986 елның июль аен­да Ерак Көнчыгыштан Төрекмәнстанга күчерелә. Айдан артык өйрәнүләрдә Фәһим Бикмиев радиостанция күтәреп күп чакрымнар йөгерә, комлыктан шуышып телефон катушкасын сүтә-сүтә, озын араларга элемтә чыбыгын суза. Барысына да – 50 градус эсселек, күзләргә кергән комга да, үтереп сусауга да түзә ул. Чөнки үзе сайлаган язмыш бит.

Өйрәнүләр артта кала. Ко­ман­дирлардан акыллы ки­ңәшләр алган, берникадәр климатка ияләшкән, бераз сугыш серләренә төшенгән солдатлар белән ул 1986 елның 2 сентябрендә Кушка шәһәре аша Әфганстанга керә. Герат провинциясендәге Карабаг дигән кышлак янына урнашалар. Монгруппага дошманнарга Иран ягыннан килгән ярдәмне юк итү яки кулга төшерү бурычы йөкләнә. Кыскасы, чик буен саклыйлар. Союздан килгән колонналарны каршы алганда күп тапкырлар дошман белән очрашалар алар. Бәрелешләрдә сугышчан дусларын югалу ачысын да татый....

“Туган якны сагыну барыбер үзенекен итә иде. Әз генә буш вакыт булса да, шигырьләр язам. Землянкада ял иткәндә, кулыма баян алам. Яныма мари, мордва, чуаш, урыс, украин егетләре дә җыела иде. Кайсы кушылып җырлый, кайсысы җырның тәрҗемәсен сорый. Солдат тормышының шундый чаклары да булды”,– ди 1987 елның июнендә исән-сау туган ягына кайткан Фәһим. Китапка кергән шигырьләрендә гади Әфган халкының тырышлыгы, дошманнарның аяусызлыгы турында яза. Туган якны сагыну, совет солдатларының батырлыгы турындагылары да шунда иҗат ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев