Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әфганстан сугышчыларын искә алдылар

Бүген Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 29 ел тулды.

Шушы уңайдан Байлар Сабасында Интернационалист сугышчыларны искә алдылар. Чара хәрби комисариат бинасында  Әфганстан сугышы ветераннарына “20 лет Всероссийской общественной организации ветеранов “Боевое братство” медале тапшыру белән башланып китте. Әфганчылар  алдында башкарма  комитет җитәкченең беренче  урынбасары Таһир Шәрәфиев, республика хәрби комиссариатының районара бүлеге начальнигы  Фәнис Закиров, Әфганстан сугышы  ветераннарының район оешмасы җитәкчесе Илшат Әхмәтшин, Казанда  яшәүче  якташыбыз Великам  Әхмәдуллин чыгыш  ясады.

 Әфганстан җирендә безнең районнан 100дән артык  егет гражданлык  бурычын үтәде, шуларның дүртесенә исән кайту насыйп булмады. Митингта катнашучылар игълан ителмәгән сугышта яшьли гомерләре өзелгәннәрне һәм кайткач вафат булганнарны Мәңгелек  ут каршында  искә алдылар, бер минут тынлык игълан ителде. Аннары әфганчылар Язлы Арташтан Фердинанд Шәйдуллин, Чулпычтан Илфат Зиннәтуллин, Тенекидән Илгизәр Харисов, Ямбулаттан Миннегали Ногманов, Тиләҗедән  Илшат Хәйруллин исемнәре мәңгеләштерелгән мемориаль тактага чәчәкләр салды.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев