Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фәһим Бикмиевның “Яшик әле” китабын тәкъдим итү кичәсе

Мәдәният учакларында шагыйрь-язучылар белән очрашу һәрвакыт күңелдә якты тәэсир калдыра. Олы Кибәчедә Фәһим Бикмиевның “Яшик әле” дип исемләнгән китабын халыкка тәкъдим итү максатында оештырылган кичә дә әнә шундый тәэссоратлы булды.

Мәдәният йортына Фәһимнең шигырь сөюче авылдашлары, хезмәттәшләре, сыйныфташлары, укучылары, туганнары, Әфганстанда интернациональ бурыч үтәгән дуслары җыелды. Алып баручылар Гөлүсә Фатыйхова, Гөлфирә Һадиуллина залдагыларны Фәһим Бикмиев талантының күпкырлы булуын ассызыклап, аның хезмәт һәм иҗади юлы белән таныштырдылар. Ә бер кәлимә сүз әйтергә сәхнәгә чыкканнарның, хисләре ташкынында әйтер сүзләре бетмәде. Фәһим үзе дә чын сәхнә кешесе икән.

Кем генә сөйләмәсен, аңа багышланган шигырен укып, язганын кулына тоттырып җибәрде. Мондый чаралар үткәрим дисәң, үзең кебек талантлы балалар үстерү дә кирәк икән әле. Кичәнең музыкаль бизәлеше фәкать Фәһим Бикмиев шигырьләренә үзе һәм улы Илфир иҗат иткән җырлардан (“Әнием минем", Чәчәк минем кулларымда", "Син минеке генә диюләр", "Кыңгыраулар чыңы", "Кайнар кочак", "Күбәләктәй килә очасым", "Син генә") гына торды дисәк тә була.

Тулырак “Саба таңнары” газетасында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев