Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Финанс- бюджет палатасы һәм Казначылыкның Саба бүлеге хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган патриотик концерт оештырды

5 апрель көнне Иштуган мәдәният йортын «казначылар» гөрләтте.

     5 апрель көнне, Иштуган мәдәният йортында, «Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы»  һәм «Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык Департаментының Саба районындагы территориаль булеге»  коллективлары  Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган патриотик концерт оештырды. Чара кысаларында төрле иҗади номерлар әзерләнде: сугыш тематикасын чагылдырган театральләштерелгән куелышлар, музыкаль композицияләр һәм бию чыгышлары. Концерт бик җанлы, халык күңеленә үтеп керердәй итеп күрсәтелде. Уздырылган чара тамашачы тарафыннан югары бәяләнде, зал алкышларга күмелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев