Габит Фәрхетдинов «Аһ туган каумем газиз!» әдәби бәйгесе премиясе иясе
2021 ел ахырында «Казан утлары» журналы редакциясе оештырган «Аһ туган каумем газиз!» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
2021 ел ахырында «Казан утлары» журналы редакциясе оештырган «Аһ туган каумем газиз!» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. «Повесть» номинациясендә Сабадан Габит Фәрхетдинов «Җәмнихан балкышы» повесте өчен 20 мең сум күләмендә кызыксындыру премиясенә лаек булды. Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнарны «Татмедиа»да Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.
Конкурс Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан тарихи хәтерне барлау, татар әдәбиятын, халкыбызның тарихын, язмышын, телен һәм мәдәниятен тасвирлаган милли темага язылган яңа әсәрләр белән баету, яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максатында оештырылган.
Кызыксынучылар игътибарына «Җәмнихан балкышы» повестеннан бер өзек тәкъдим итәбез.
"Төрле сәбәпләр аркасында дәресләр калдыргаласа да, Җәмнихан ярыйсы гына укыды Мәдәният институтында. Ерак бер районда, әбисе тәрбиясендә, һәрвакыт акча кытлыгы күреп үскән бала ул. Монда да шул ук хәл; стипендияне аз бирәләр,ә Казан акча янчыгы такырларны яратмый.Икенче курста укыганда әбисе үлгәч бөтенләй таянычсыз калды. Авылында да ярдәм итәрлек туганнары юк. Шуңа күрә, якын тирәгә йөрүче концерт төркемнәрендә,театр труппаларында “йомышчы малай ролен” башкарып, аз булса да акча юнәлтергә туры килде аңа. Дәресләр калдыруның сәбәпләре шулар.Аңа карамастан тәртипле, актив студентлар исәбендә йөрде. Режиссёрлык бүлеген тәмамлап,ниһаять, үзенең бик еракка төбәлгән максатларын тормышка ашыру чорын башлады. Артта ныклы терәк булмаганлыктан, ул карьерада текә ыргылыш ясауга өметләнмәде. Ипләп, башны эшләтеп астан башларга, тырышып эшләсәм хезмәтемне күрерләр, арттан этүчеләр дә пәйдә булмый калмас дип уйлады ул. Алдан ук хәстәрен дә күрде; җае чыгуга Бердәм Рәсәй партиясенең әгъзасы булды, ректоратның тәҗел эшләрендә дә катнашты. Сайлау компанияләрендә волонтер булып, әлеге сәяси эшнең гадиләр белмәгән нечкәлекләренә төшенде.
Менә ул, башка коллегалары кебек дипломлы белгеч буларак хәер - фатыйха алырга ректор янына керде. Якты чырай белән каршылаган Шамил Шәрипович аны өстәл кырыендагы креслодан урын күрсәтеп:
- Я, коллега, киләчәккә планнарың нинди? Сер булмаса әйтеп бак?—дигәч,
Җәмнихан үзенең алдан хәстәрләгән сүзләрен тезә башлады:
- Шамил Шәрипович, мин гап – гади авыл малае. Мин күңелем белән шунда тартылам,эшне берәр артта калган районның, артта калган авылында клуб мөдире булып башлыйсым килә. Үз районымда мине әбием үлсә дә, барыбер,,әби малай”итеп йөртерләр дип куркам. Шуңа күрә анда кайтырга атлыгып тормыйм – диде.
Мәдәният өлкәсендә эшли – эшли чаларган, соңгы елларда, мондый энтузиазм барлыгы инде хәтерендә җуела башлаган ректор күзлеген маңгаена этеп куйды. Бераз уйлангач :
- Даа - дип хәйран сузып торды. Аннары:
- Комсомол рухлы яшьләр инде юк дигән булалар, сафсата икән бит. Молодец энекәш,яшьлегемне исемә төшердең.Бар иде минем дә оптимист чакларым. Андый районнарга барырга атлыгып торучы конкурентларың юк синең.Үзең районын сайла, инде анда баргач кайсы авыл клубына икәнен үзләре тәкъдим итәр. Мин сиңа бик яхшы юллама – характеристика яздырам. Шул сиңа фатыйхам. Шәт ярдәме тими калмас. Әлбәттә, уңышларыңны барлап торырмын, ә Казанга килгәч йомышың төшсә ишегем сиңа һәрвакыт ачык булыр – диде.
Канатланып чыкты ишектән Замши, аны дуслары шулай атап йөртәләр. Менә бит арка терәге булды дип сөенде ул. Их, сынмаска,сынатмаска иде тормышта. Шамил Шәрипович белән ике арада барлыкка килгән хисси җепне барлык көчне куеп сакларга!
Атна да узмады, үзе өчен кулай дип санаган,Казаннан йөз илле чакрым ераклыктагы районның үзәге - Борнайга килде Җәмнихан. Автобустан төшә – төшешкә тукталыш каршындагы хакимият бинасына кереп мәдәният бүлеген эзләп тапты."
Фото Татар-информ сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев