11 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Ир-ат әнисен аңардан башка эчеп утырганы өчен үтергән
Фаҗига 3 гыйнвар кичендә Актаныш районының Иске Байсар авылында булган.
-
Әти-әнисе эшләмәүче гаиләдә туган балага бер тапкыр пособие биреләчәк
Яңа туган баланың эшләмәүче әтисе яки әнисенә, яисә баланың опекунына, аны уллыкка яисә гаиләсенә тәрбиягә алучыга бала тугач бер тапкыр пособие түләнә. Быелга кадәр бу пособиене социаль яклау органнары билгели һәм түли иде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
-
Килдебәк авыл китапханәчесе "Рәхмәт" иленә сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде
11 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Рәхмәт" иленә сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. «Рәхмәт» сүзе балачактан һәркемгә мәгълүм. Балалар бу бәйрәмнең көнбатыш илләрдә БМО һәм ЮНЕСКО оешмалары инициативасы белән барлыкка килүе турында белделәр, ә аның максаты - планетада яшәүчеләргә әдәплелек, яхшы мөнәсәбәт һәм тирә-юньдәгеләргә игелекле гамәлләр өчен рәхмәт белдерү. Балалар төрле телләрдә «рәхмәт» сүзе ничек әйтелүен бик кызыксынып тыңладылар. Шулай ук төрле телләрдә "Рәхмәт" сүзе язылган, стенгазета да чыгарылды.
-
Чистай янында автомобиль һәм автобус бәрелешкән, җиңел машина йөртүче һәлак булган
Авария бүген иртән Чистай - Түбән Кама трассасының беренче чакрымында килеп чыккан.
-
"Saba Balahoner" үз эшчәнлеген 2022 нче елда дәвам итә
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һөнәр сайлау белән таныштыру максатыннан безнең районда "Saba Balahoner" программасын тормышка ашыру дәвам итә. Иләбәрнең "Умырзая "балалар бакчасында йөрүчеләр 2022 нче елда проектның беренче катнашучылары булдылар. Балалар уен формасында төрле һөнәрләрнең нигезләрен үзләштереп, файдалы күнекмәләр алып, олы тормышка төштеләр.
-
12 гыйнварга һава торышы
12 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы -13..-18˚, көндез -8..-13˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Каникулларда 35 бала тюбингта шуып җәрәхәт алган
Ләйлә Фазлыева Хөкүмәт йортында узган брифингта балаларны ялы ничек узуы турында сөйләде. Елдагыча, хәвефсез булмаган. Әйтик, каникулларда 35 бала тюбингта шуып җәрәхәт алган, балалар арасында өшүнең дә өч очрагы теркәлгән.
-
Бүген Казан Кремле музейларына бушлай керергә була
Музейга килүчеләр «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның табигый тарих музее, Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музее һ.б. белән таныша алачак.
-
2021 елда Татарстанда тотылган автомобильләр бәясе 24 процентка артты
Экспертлар фикеренчә, тотылган автомобильләргә кызыксыну артуга яңа машиналар җитмәү йогынты ясаган.
-
Халык артисты Леонид Куравлев авыр хәлдә хастаханәдә ята
85 яшьлек актерга пневмония диагнозы куйганнар.
-
Казанда муниципаль парковкалар яңа график буенча эшли башлады
Ял көннәрендә автомобиль кую өчен түләү алынмаячак.
-
Соңгы ун елда беренче тапкыр югары уку йортына бюджетка керү өчен БДИ баллы кимеде
Мәскәүдә һәм Петербургтагы югары уку йортларына керү баллары элеккечә арта.
-
Сабада спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1 этабы үтте
9 гыйнварда “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Саба, Казан, Алабуга, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Киров һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.
-
Тимершык авыл җирлеге территориясен кардан чистартылды
Соңгы атналарда күп күләмдә кар яу күзәтелде, моның белән киләсе елда игеннәр уңышы мул булачак дип фаразлыйбыз. Ә җирлектәге авыл урамнары, иҗтимагый үзәкләр территориясе, тротуарлар, чишмәләр, гидрантлар тиешле дәрәҗәдә көндәлек чистартылып барыла. Бу эшләр бу арада бик актуаль булды, чөнки озакка киткән бураннар халыкка көнкүрештә авырлык тудыра.
-
Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр артачак
2022 елның апрель индексациясеннән соң социаль пенсиянең уртача күләме 11 мең сумга җитәчәк.