Чистай янында автомобиль һәм автобус бәрелешкән, җиңел машина йөртүче һәлак булган
Хәвеф-хәтәр

Чистай янында автомобиль һәм автобус бәрелешкән, җиңел машина йөртүче һәлак булган

Авария бүген иртән Чистай - Түбән Кама трассасының беренче чакрымында килеп чыккан.

Авария бүген иртән Чистай - Түбән Кама трассасының беренче чакрымында булган. Пассажирлары булмаган вахта автобусы һәм 10нчы модель «Лада» машинасы капма-каршы бәрелешкән.

Авариядә җиңел автомобиль йөртүче зыян күрә. «Татар-информ»га шаһитлар аны ашыгыч ярдәм машинасында якындагы хастаханәгә алып китүләрен җиткерде. Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, җиңел машина йөртүче хастаханәдә үлгән. 

Фото: шаһитлар

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев