Казанда муниципаль парковкалар яңа график буенча эшли башлады
Яңалыклар

Казанда муниципаль парковкалар яңа график буенча эшли башлады

Ял көннәрендә автомобиль кую өчен түләү алынмаячак.

10 гыйнвардан Казанда көннән муниципаль паркингларның эш режимы үзгәрде.

Парковка өчен түләү эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр алына. Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә муниципаль парковкалар түләүсез эшли. Парковкада беренче 15 минут тору бушлай. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, урам-юл челтәре буйлап муниципаль парковкалар якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә шимбә көннәрендә дә бушлай эшләячәк.

Бүгенге көннән Казанда шулай ук түләүле парковканың яңа зоналары эшли башлады. Яңа парковкалар исемлеген сылтама аша карарга була.

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев