Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Газчы дигән һөнәр бар...

Зәңгәр ягулыкның өйләребезгә өзлексез килүенә без күптән күнеккән инде. Хәзерге заман балалары мичкә утын ягып өй җылытуны өлкәннәр сөйләгәннән генә ишетеп беләләр.

Ирек Мөхетдинов, “Сабагаз” идарәсе начальнигы.

“ГазпромТрансгаз Казань” җәмгыятенең “Сабагаз” ида­рәсе хезмәткәрләрен һәм барлык ветераннарыбызны һө­нәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм! Тормышыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Хезмәтебез авыр һәм җаваплы. Тырыш коллективыбыз белән алга куйган барлык максатларны да намус белән башкарып киләбез. Бүгенге көндә Теләче, Балык Бистәсе, Арча, Биектау газ хуҗалыкларын да берләштергән оешмабыз карамагында Шәмәрдән, Котлы Бөкәш, Кенәр газ участоклары да бар. Аларда эшләүчеләр барысы да үз хезмәтләренең осталары. Кулланучыларны газ ягулыгы белән тәэмин итү буенча идарә алдына куелган төп бурычларны зур җаваплылык белән үтиләр. Алга таба да хезмәттә яңа биеклекләргә ирешергә, нәтиҗәле эшләргә язсын!

 

Азат Миннекәевне (уртада) хезмәттәшләре белән күрәсез.

Инде үзебез дә көндәлек мәшәкатьләр белән газның өйләргә ничек, нинди юллар белән үтеп керүе турында әллә ни кызыксынмыйбыз кебек. Плитәне кабыздың- чәеңне куйдың, өй суынып китсә, бер төймәгә ба­су җитә - җылылык торба­­лары буйлап минут эчен­дә кайнар дулкын йө­герә. Менә шулай газ хуҗалыгы хезмәткәрләре безне мең мәшәкатьтән коткара. Тормыш юлла­рын шушы җаваплы һө­нәр - газ хезмәте белән бәйләгән фидакарьләр турында сорашкач, “Сабагаз” идарәсе җитәкчелеге тарафыннан­ дистәләгән исем-фамилия ишетергә туры килде. Һәркем үз эшенә намуслыларча бирелгән, коллектив районда тырыш­лыгы, көчле дисциплиналы, хезмәттә генә түгел, мәдәнияттә, спортта һәрчак алдынгылар сафында булуы белән абруй казанды. Хезмәт юлын “Са­багаз” идарәсендә газлаш­тыруның иң чәчәк аткан чорында - 90нчы елларда башлап җибәргән Азат Миннекәевның исеме дә бүген алдынгылар рәтендә яңгырый. Азат үзе кырыс табигатьле себер якларында дөньяга килгән. 1991 елда әти-әнисе Саба районына күченеп кайткач, егетнең үсмер-яшьлек чорлары Татарстан җирлегендә үткән, урта мәктәпне дә Сабада тәмамлаган. Беренче хезмәт күнекмәләрен “Сабагаз” оешмасында алган. Эшкә урнашып махсус белем алгач, эретеп ябыштыручы була­рак газ кертүнең иң кайнар участокларында- Саба, Теләче районы авылларын газлаштыру эшендә катнаша. Юлбат, Сатыш авылларында яшәүчеләр, Симет яклары Азат кебек корыч беләкле, көзге пычрак-яңгырларда да эшкә өзек­­лек китермәүче газчы егетләрне хәтерлиләр ми­кән әле? “Авыл халкы бик рәхмәтле бул­ды инде безгә, хәтта эштән туктаган арада чәй эчәргә чакыру өчен дә сатулашалар иде кайбер апалар”- дип елмаеп искә ала ул чакларны Азат. Тиздән үзен оешманың тагын да җа­ваплырак бүлегенә- ава­рия-диспетчерлык хезмә­тенә күчерәләр, анда да ике дистә елдан артык вакыт хезмәт куя. “Кайда гы­на эшләсәм дә, янымда эш­кә өйрәтә торган зирәк ос­тазларым булды. Муса абый Абдуллин, Марсель абый Зәйнәгетдиновның ки­­­­­ңәшләре бик ярдәм ит­те. Элекке җитәкчебез Ис­­мәгыйль Ибраевич та һәр эшче турында аталарча кайгырта белде, эш­ләгән кешене күрде, тие­шенчә бәяләде. Хәзер­ге җитәкчебез Ирек Ис­мәгыйлевич та коллективта күптән үз кеше. Оешманың нигезе нык, билгеләнгән юнә­­лештән тайпылмыйча, районыбыз халкына тугры хезмәт итүне шулай дәвам итәрбез” - ди Азат. Гаиләсе – Азатның ныклы терәге. Тормыш иптәше Гөлназ белән бер кыз һәм ул тәрбиялиләр, үзләренең шәхси йортларын булдырып, матур гына көн күрәләр. Бүгенге көндә Азат Миннекәев оешманың “Җир асты газүткәргечләре һәм электро-химик саклану хезмәте“ бүлеген җитәкли. Алар җаваплылыгында - газ­үт­кәргечләрнең төзеклеген контрольдә тоту, документация эшләрен төгәл итеп алып бару. Биредә хезмәт ел әйләнәсе кимеми, шулай да ягулык сезоны җиткәндә җаваплылык бермә-бер ар­та. Уяулыкны без- кулланучылар да киметмәскә тиеш, билге­ле. Үзара аңы­шып эш иткәндә генә матур хезмәт нәтиҗәләре турында сөйләшергә мөмкин бит.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X