Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ГОЗЕРЛӘРЕГЕЗНЕ ӘЙТЕП КАЛЫГЫЗ

Татарстаныбызның барлык районнарында да “Бердәм Россия” партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшләүләрен дәвам итә.

Узган җомгада бер төр­кем Мишә, Иштуган, Шә­­мәрдән һәм Эзмә авыл­ җирлекләрендә ха­­лык­ның­ мөрәҗәгать­лә­рен ка­­бул итте. Тышкы ягына “Мой­депутат.он­лайн” дип языл­ган авто­бус Лес­­хоз мәдәният йорты каршына иртәнге 9да ук килеп җиткән иде. Мобиль кабул итү пунктлары хөкүмәт һәм халык арасында үзенә күрә күпер ролен үти. Аларда кешеләр төрле эчтәлектәге сорауларын­ һәм тәкъдимнәрен кал­дыра ала. Шәхси ха­рак­­тердагыларын да би­рергә мөмкин. Әйтик, Ав­томобильная урамындагы йорт­та яшәүче Нәкыя апа су керү сәбәпле, бы­ел ярты бакчасына гы­­на бәрәңге утырта ал­ган. “Йортым урманга­ те­рәлеп тора. Бер-ике агач­ны киссәләр, бакчам яктырып китәр, туф­рагы кибәр иде”, – ди ул.­ Мәдәният йорты җи­­тәкчесе вакантлы урын­­га профессионал хо­реограф эзләве турын­да сөйләде. Тү­лә­ве дә начар түгел икән. Лесхоз – сәнәгать пред­приятиеләре булган­ бис­тә, яшьләр күп, хез­мәт коллективлары­ үзеш­­­чән сәнгатьтә кат­на­­ша. Мәдәният хез­мәткәре фойега телевизор куйдырып, аларның чыгыш­ларын Лесхозга ки­­­лү­­челәргә күрсәтү өчен­ видеороликларда әйләндерү турында да хыяллана. Мобиль төр­­кемгә “Яшь гвар­дия”­­­челәрнең җирле бү­­лекчәсе җитәкчесе Ай­­­нур Халиев та кушыл­ган иде. Җирлектә яшь­ләрнең иҗтимагый ак­тив­лыгын тагын да җан­ландыру, клубларда яңа форматта аралашты­ру турында сөйләшү булды...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев