Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Иң чиста машина” кайсы булыр?

Һәр дүшәмбедә һәм чәршәмбедә Са­бадагы “Балачак” балалар­ бак­ча­­сы каршына “Яшен” җәмгыяте ми­кро­автобуслары килеп туктый.­ Би­надан шау-гөр килеп ике дис­тә­гә якын малай-кыз тезелешеп чы­га. Аларны Лесхоздагы Боз са­ра­­­ена тимераякта шуарга алып ки­тәләр һәм берәр сәгатьтән ки­те­­реп куялар. Балалар автобуска­ утыр­ганда шоферның ягымлы­ та­вышы ишетелә: “Утырып бет­тегезме, каешларыгызны эләктер­дегезме?”

undefinedФотода Рафис Тимербаев бакча балалары белән рейска кузгалыр алдыннан.

Без өченчекөн әлеге мар­­шрутта Рафис Бакиров­ бе­­лән Рамил Ногманов эш­лә­­гән вакытка туры килдек һәм­­ иминлек мәсьәләсенең җит­­ди куелышына күңел сөен­де. Әти-әниләр дә ты­ныч­ була ала: балалар ыша­ныч­­лы кулларда. “Бик җа­вап­лы эш, сизгерлекне бер миз­гелгә дә югалтырга ярамый. Безне ГЛОНАСС спутник навигациясе дә күзәтә. Бү­ген монда булсак, иртәгә Шә­мәрдәнгә китәбез, башка­ тех­никада йөрүчеләр дә юлларда автобусларга игътибарлы булсыннар иде”,– ди­ оешмада 10 ел эшләүче Ра­мил Ногманов. Корона­ви­рус зәхмәте дә автобус йөр­түчеләргә таләпне арттырган. “”Яшен” ,”Рамазан” оеш­маларында һәркөнне иртән­ге 6дан эш баш­лана.­ Диспетчерлардан үз­лә­ренә билгеләнгән рейска­ юл­лама алып, медосмотр үтеп,­ шоферлар юлга куз­гала.­ Яңар­тыл­ган Санпин­ та­ләп­лә­ре нигезендә автобуслар ба­рысы да шәхси гигиена­ ча­ралары белән тәэмин ител­де. Шоферлар тән температурасы тикшерелмичә, бит­лек, перчатка кимичә руль­ артына утырмыйлар.­ Һәр­ рейстан соң автобус­ са­лоны җилләтелеп, де­зин­фек­цияләнә. Бу таләп­ләр бары­сы­ да төгәл үтәлә”,– диде шәф­кать туташы Ландыш Хә­лилова. Быел гигиенага ка­рашны тагын да яхшыга үз­гәртү максатында октябрь аен­да “Иң чиста машина” бәй­гесе дә игълан иткәннәр. Аңа­ нәтиҗә һөнәри бәйрәм кө­нендә ясалачак, диделәр бух­гал­териядә. Ул арада дис­пет­­черга юллама алырга кер­гән Наил Мусинны да сөй­ләштерергә өлгердек. Ашы­га иде “Яшен” оешканнан бирле эшләүче транспорт хезмәте ветераны. “Ир­тән­ Килдебәк мәктәбенә Сабадан барып укучы балаларны илттем. Аннары мине йә эвакуатор, йә ”КамАЗ” көтә. Кайсына эш була, шунысына утырам. “КамАЗ”да учреждение ягу казанна­ры­на пеллет ташыйм. Дәрес­ләр­ беткәч, балаларны барып алырга да өлгерергә кирәк. Эвакуаторны төнлә дә кабызган чаклар бар. Авария була икән, машинаны юлда калдырырга ярамый”,– ди универсал шофер. Менә анысы беркайчан да була күрмәсен инде. “Яшен”дә һәм “Рамазан”да барлык шоферлар шундый теләктә. Йөртүчеләр тәҗ­рибәле, техника паркы­ яңар­тылып тора. “Быел гы­на­ 10 “Форд Транс” автобу­сы­ кайтты. “Яшен” барлык­ мәк­тәп­ләргә, бакчаларга, спорт оешмаларын, шәхси затларга барысы 36,3 миллион сумлык хезмәт күрсәтте. Райо­ныбызда популярлашкан “Балаһөнәр” проектын тормышка ашыруда, продукция җитештерүчеләрне, хезмәт күрсәтүчеләрне Казан авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йөртүдә дә оешманың өлеше бик зур”,– ди баш бухгалтер Гөлсу Закирова.

“Яшен”дә һәм “Рама­зан”да­­ үз һөнәрен яраткан, ва­кыт белән исәпләшмәүче 123­ кеше эшли. Әйтик, Саба аграр көллиятендә башка районнардан килеп укучы егет-кызларны дүшәмбедә өйләреннән барып алу өчен юлга иртәнге 3 кузгалырга кирәк. Берсе дә зарланмый. Әлбәттә, пассажирларны исән-имин йөртү өчен “тимер ат”ыңның һәрчак төзек булуы, сәгать механизмыдай эшләве шарт. Монысы инженер-механик, слесарь егетләрнең бердәм эшләве нәтиҗәсе.

“Яшен” автобуслары пассажир хезмәте күрсәтсә, “Рамазан” оешмасының йөк машиналары торак пунктларны төзекләндерүгә зур өлеш кертә. Тугыз айда 41 мең тонна йөк ташылган, 13 авыл җирлегендә үзара салымга урамнарга вак таш түшәлгән. Эзмә, Арташ, Шекше мәктәпләре, авыл клублары биләмәләренә асфальт гранулянты җәелгән. Бу көннәрдә оешма шоферлары Сабада плотина төзелешендә дә катнаша. Кыскасы, быелгы пандемия вәзгыяте тискәре йогынты ясаса да, эш тукталмаган. Бәйрәм уңаеннан 10 кешегә оешманың Рәхмәт хаты язылган. Моңа алар барысы да лаек.

Рамазан Зарипов, җавап­лылыгы чик­­ләнгән «Ра­ма­зан»,»Яшен» җәм­гы­ят­лә­ре­ генераль директоры:

–Һөнәри бәйрәмне “Яшен”,­ “Ра­­ма­зан”­­ оеш­ма­­ларында эш­ләү­­че­ләр­нең­ ур­так хезмәте нә­ти­­­җәсендә ирешелгән уңыш­­лар бе­лән­ билгеләп үтә­без. Үзенә 123­ кешене бер­ләштергән коллек­тив­­ 9 ай­­да­­ 53,5 миллион сумлык эш­ баш­кар­ды.­ Шоферларыбыз һөнәри бәй­рәм­­нәрен-Авто­мобиль транспорты­ хез­­­мәткәрләре көнен дә руль­ ар­тын­да­ кар­шы ала. Ыша­нычны ак­лап,­ юл хә­рә­­кәте кагыйдәләрен тө­гәл­ үтиләр. Ба­рысын да, шу­лай­ ук­ ветераннарыбыз­ны­­ һөнәри бәй­рәмнәре бе­лән ихлас кот­лап, хез­мәт­­ләрендә уңышлар, сә­ла­мәтлек те­лим. Йөргән юл­лары һәр­чак­ имин бул­сын.­

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X