"Иң шәп әйдаман" конкурсы
17 февраль көнне, Балалар иҗат үзәге базасында "Иң шәп әйдаман” республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Уку елы дәвамында отряд әйдаманнары үзләренең шефлык отрядларында уза торган барлык чараларда оештыручыларның ярдәмчеләре генә түгел, ә күп кенә чараларны мөстәкыйль рәвештә оештырып үткәрүчеләр дә.
Әлеге бәйгедә әйдаманнар төрле каршылыкларны җиңеп, үзләренең иҗади, оештыру сәләтләрен күрсәттеләр, үзләренең “уен багажы” белән уртаклаштылар. Очрашу вакыты сизелмичә дә үтеп китте. Жюри әгъзалары барлык катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды, ә җиңүче дип Шәмәрдән лицее укучысы Павлова Зәлия танылды. Ул безнең район данын республика дәрәҗәсендә яклаячак.
Нәтиҗәдә, конкурста катнашкан барлык 5 әйдаман турында да, безнең отряд вожатыйлар теләсә нинди эшне башкарып чыга, кыенлыклардан курыкмый дип ышаныч белән әйтергә була. Уңышлар сезгә, балалар! Сез булдырдыгыз!
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев