18 февраль 2021 яңалыклары
-
Сабадан Кәримулла абый Гатауллин кар чистарту машинасы отты
«Татмедиа» басмаларына язылучылар арасында төп бүләктән кала өчәр электр чәйнеге, тостер, смартфон һәм ике планшет уйнатылды.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
«Туган телем – хак телем» дигән интеллектуаль уен
21 февраль Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәм уңаеннан «Туган телем – хак телем» дигән исем астында интеллектуаль уен оештырдылар. Катнашучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Китап укучыларыбыз туган телебезне, татар язучыларының шигырьләрен, мәкаль, әйтемнәрне, татар исемнәренең аңлатмаларын ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен исбатладылар.
-
"Иң шәп әйдаман" конкурсы
17 февраль көнне, Балалар иҗат үзәге базасында "Иң шәп әйдаман” республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Уку елы дәвамында отряд әйдаманнары үзләренең шефлык отрядларында уза торган барлык чараларда оештыручыларның ярдәмчеләре генә түгел, ә күп кенә чараларны мөстәкыйль рәвештә оештырып үткәрүчеләр дә.
-
Азалия Семенова ирекле көрәш буенча - беренче
Оренбург шәһәрендә 18 яшькә кадәрге егет-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Барлыгы 13 регионнан 380 кеше катнашты. «Олимп» мәктәбе укучысы Азалия Семенова 69 кг авырлык категориясендә 1 урын яулады һәм апрель аенда Иркутск шәһәрендә узачак ирекле көрәш буенча Россия Беренчелегенә юллама отты.
-
Татарстанда алдагы биш көндә аномаль салкын була
Гидрометцент белешмәсе буенча, 18-19 февральдә температура нормадан 12 градуска түбәнрәк була.
-
Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан иҗат кичәсе
15 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе китапханәчесе белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан иҗат кичәсе үткәрделәр. Чарада Лесхоз мәктәбе укучылары һәм «Ләйсән»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Кичә Мәдәният йорты хезмәткәрләренең «Карак песи» театральләштерелгән сәхнәсеннән башланды, ул балалар чыгышлары белән дәвам итте.