Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Туган телем – хак телем» дигән интеллектуаль уен

21 февраль Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәм уңаеннан «Туган телем – хак телем» дигән исем астында интеллектуаль уен оештырдылар. Катнашучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Китап укучыларыбыз туган телебезне, татар язучыларының шигырьләрен, мәкаль, әйтемнәрне, татар исемнәренең аңлатмаларын ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен исбатладылар.

Җиңүче команда билгеләнде.Чара азагында китап укучыларга якташыбыз Илмира Гыймаеваның «Гомер тавы» исемле китабы тәкъдим ителде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев