Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан иҗат кичәсе

15 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе китапханәчесе белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан иҗат кичәсе үткәрделәр. Чарада Лесхоз мәктәбе укучылары һәм «Ләйсән»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Кичә Мәдәният йорты хезмәткәрләренең «Карак песи» театральләштерелгән сәхнәсеннән башланды, ул балалар чыгышлары белән дәвам итте.

Алар шигырьләр сөйләделәр, М.Җәлил җырларын башкардылар. Балалар бәйрәм киемнәрендә иде, атмосфера тату, иҗади иде. Ата-аналар һәм тамашачылар бик канәгать калдылар. Һәр катнашучыга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев