Ягу сезоны җитә: җылылык турында җәен кайгыртыгыз
Көзгә кереп барабыз, аннары – ак бураннар айлары. Синоптиклар 2023-2024 еллар кышының үтә салкын киләчәген фаразлый. Димәк, көтелгән фасыл объектларга зәңгәр ягулык, җылылык бирүче оешмалар өчен зур сынау булачак.
Районда ягу сезонына әзерлек ничек бара? Бу сорауга җавап эзләүне 4 районга хезмәт күрсәтүче “Сабагаз” эксплуатация-җитештерү идарәсеннән башладык. Оешма җитәкчесе Ирек Мөхетдинов күтәрелгән теманың бик вакытлы булуын ассызыклап, абонентлар, кулланучылар игътибарына җиткерәсе фикерләре белән дә уртаклашты.
“Газ кулланучылар ике категориягә бүленә: коммуналь-көнкүреш, сәнәгать предприятиеләре һәм физик затлар. Әмма шартлар, таләпләр нигездә бер үк: янгын, шартлау кебек куркыныч очракларны булдырмау, агуланмау чаралары күрү. Шәхси хуҗалыкларга килгәндә, газ приборларына техник хезмәт күрсәткәндә һәм радио-телевидение, газета аша тиешле инструктажларны җиткереп киләбез. Җәйдән кышкы чорга күчкәндә нәрсәләргә игътибар итәргә, иминлек кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге аңлатыла. Әйтик, төтен, вентиляция каналларын салкында бозлана торган асбест торбалардан чыгарырга ярамаганлыгы турында да еш кабатлыйбыз. Кайберәүләр йортның эчке бүленешен үзгәрткәндә газ приборлары куелган бүлмә ишекләрен алып куя. Алар матурлыкка түгел, йокы бүлмәсенә яну калдыклары кермәсенгә хезмәт итә. Моннан тыш казанда 1 кубометр газ янып бетсен өчен 10 кубометр һава кирәклеген дә онытмыйк. Кислород җитмәсә, реакция дөрес бармый һәм вентиляция каналында кирегә тарту көче барлыкка килә. Бу, беренчедән, артык чыгымга – ягулыкның күп тотылуына китерә, икенчедән, хәтәр дә. Шуңа күрә газ миче куелган бүлмәдә форточка аша даими һава агымы булырга тиеш.
Коммуналь-көнкүреш, сәнәгать объектларына килгәндә, аларның хуҗаларына июнь аенда 2023-2024 елларда көзге-кышкы эксплуатациягә әзерлек чорында техник документлар тапшыру кирәклеге турында хатлар җибәрелде. Сезон башланганчы безгә газ куллану системасын куркынычсыз эксплуатацияләү өчен укытылган белгечләр арасыннан җаваплы затны билгеләү, һаваның газ белән зарарланган булуын тикшерү сигнализаторының, төтен юлларының һәм вентиляция каналларының техник торышы һәм башкалар турында актлар китерелергә тиеш. Бу хакта шушы атнада ягу чорына әзерлек буенча башкарма комитет җитәкчесе үткәргән киңәшмәдә дә әйтелде. Тиешле таләпләрнең үтәлешенә җаваплы караучы җитәкчеләр күпчелек. Шул ук вакытта сузып йөрүчеләр дә бар. Актлар тапшыруны салкыннарга кадәр төгәлләргә иде.
Шәхси хуҗалыкларга да начар эшләгән, тузган газ мичләрен, плитәләрне вакытында алыштыру ягын карарга кирәк. Әлеге мәсьәләдә безгә мөрәҗәгать итүчеләргә киңәш-табышларыбызны бирербез, дөрес итеп эшләрбез. Шулай ук бүлмәдә метан һәм сөрем газлары барлыгын ачыклау сигнализаторы кую да агулануга каршы нәтиҗәле чара. Моның өчен аерым техник шартлар кирәк түгел. Шушы приборның кеше гомерләрен саклап калганлыгы турында интернеттан, матбугаттан укып барыбыз да яхшы беләбез. Кышкы ягу сезонына әзерлекне кулланучыларга зәңгәр ягулык бирүдә тоткарлыклар булмаслык итеп төгәлләү – уртак бурыч. Без шундый ышанычта калабыз”,– дип аңлатты Ирек Исмәгыйль улы. Көз башланганда газ сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен дә билгели. “Коллективны, тармак ветераннарын бәйрәм белән котлап, хезмәт уңышлары, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Абонентлар иминлеге безнең өчен барысыннан да мөһимрәк”,– ди җитәкче.
Илдус Гомәров, Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе баш инженеры:
“Безнең карамакта авыл җирлекләрендәге һәм Сабадагы социаль-мәдәни-көнкүреш билгеләнешендәге объектларны җылылык белән тәэмин итүче 83 пар казаны бар. Аларны ремонтлау планда каралган срокларда бара. Манометрлар, сигнализатор-термометр һәм башка приборлар тикшерүгә алып барылды. Җылылык трассаларына ревизия үткәрелде һәм система юдырылды. Объектлар “Ростехнадзор” тикшерүен уңышлы үтеп, актларга имза куелды. Барысы 97 оператор укытылды”.
Альмир Шәйхетдинов, Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе директоры:
“Ягу сезонына әзерлекне ачыклау максатында тикшерүләр Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятисе хезмәт күрсәткән биналарда да билгеләнгән срокларда алып барыла. Объектлардагы 56 котельный профилактик карау узган, җылылык системалары юдырылган. Моннан тыш предприятие мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендәге котельныйларның газ килү торбаларын ремонтлау подрядчысы да. Барысы 618 мең сумлык эшне 1 сентябрьгә төгәлләү каралган”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев