Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа Мичән яңа ФАПлы булды

Модульле медпункт авылда яшәүче 262 кешегә хезмәт күрсәтә

 

Модульле  медпункт авылда  яшәүче 262 кешегә  хезмәт  күрсәтә

Милли проектлар – гамәлдә

  Агымдагы атнаның беренче  көнендә  Яңа Мичәндә истәлекле  вакыйга булды: авыл җирендә  яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтүне тагын да  яхшыртуны күздә тотып төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Халык яңалыкны шатланып  кабул итте. “Республикада социаль программалар дәвам итә. Федераль дәрәҗәдәгеләре дә барлыкка  килде. Яңа ФАП "Сәламәтлек саклау» милли проектының беренче буынын камилләштерү программасы буенча сафка басты. Игелеген күрергә язсын. Саулыгыгызны  кайгыртыгыз, үз  вакытында фельдшерга күренегез.  Киләчәк  буынны да үз  сәламәтлегенә  игътибарлы булырга  кечкенәдән өйрәтү  мөһим. Саулыкны сатып  алып  булмый. Аны  саклый белергә кирәк”, – диде ачылыш тантанасына  килгән   район башлыгы Рәис Миңнеханов.

Фельдшер Гөлшаһидә Зәйнетдинова заманча җиһазландырылган, бар уңайлыклары  булган җылы, якты медицина пунктында эшли башлау шатлыгы белән  уртаклашты. Буа училищесы дипломы  алган Мишәбаш кызы 1986 елда юллама белән Сабага  кайткан була.

Тулырак  район газетасында  укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев