Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшьләрне мәдәният белән «агуларга» кирәк

Мәдәният – бик үзенчәлекле өлкә. Кешеләрнең ялын файдалы, күңелле оештыру, яшь буынны тәрбияләү һәм рухи яктан баету – боларны күңел кушуын тойган талантлы кеше генә башкара ала. Ә клубны ачып-ябу гына анысы һәркемнең хәленнән килә. Шуңа күрә мәдәният өлкәсендә кадрлар проблемасы һәрвакыт сизелә.

Кадрлар мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин белән әңгәмәнең дә төп темасы булды.

“Бу мәсьәлә Мәдәният министрлыгында, районда да ел саен күтәрелә,–диде Рөстәм Фидаил улы.– Ни өчен дигәндә, безгә эшкә кереп кенә чыгучыларның саны күбәйде. Әмма кая гына барып зарлансак та, мәсьәләне  үзебезгә хәл итәргә туры киләчәк. Проблема даими өйрәнелә. Сораштырулар  күрсәткәнчә, үз­ләре теләп эштән киткәннәр моның сәбәбен кич белән һәм ял, бәйрәм көннәрендә эшләү, шулай ук отчет бирү мәшәкатьләре белән аңлата. Әйе, хисаплар күп һәм үткәрелгән чараны көнендә электрон чыганакларда  күр­сәтергә дә кирәк. Шулай итеп, төн уртасы җитә. Аннан килеп, элек авыл клубына, китапханәсенә үзе теләгән кешене эшкә алырга яраса, хәзер яңа һөнәри стандарт буенча мәдәният институтында хореограф белгечлеге алган кеше хәтта баян укытучысы булып та эшли алмый. Гәрчә баянда уйный белсә дә”.

  Бүлек кадрлар мәсьәләсен хәл итүнең төрле юлларын эзли. Шул максаттан мәдәният институтында укучы студент­ларны бер айга районга эшкә алып кайту практикага кертелгән. Киров өлкәсеннән, Мари, Чуваш Республикала­рыннан килеп белем алучыларга өстенлек бирелә. Алар авыл тормышының шә­һәрдәгедән әллә ни калышмавын, мөмкинлекләр барлыгын күрәләр һәм клуб мөдиренә, китапханәчегә ияреп йөреп, эшкә өйрәнеп, тәҗрибә туплап китәләр. Быел юнәлешне бераз үзгәрткәннәр: мәктәп укучыларын Казан халык һөнәрләре техникумына, Ала­буга мәдәни-агарту көл­лия­тенә алып барганнар.

“Алабуга уңайсыз як, ерак дибез. Әмма анда бушлай тулай торак, ашханәдә туклану 50 сум һәм  түләүле бүлекләр  юк. Гар­мунда үзлегеннән өйрәнеп үскән яшьләр өчен менә дигән  мөмкинлек. Әгәр 3-4 бала укыса, машина белән баруны да оештырып була. Болар барысы да кадрлар мәсьәләсе аз генә булса да чишелә башласын  иде дигән максаттан чыгып эшләнә. Яшьләрне мәдәният белән «агуларга» кирәк. Авыл районында Атказанган мәдә­ният хезмәткәре исемен алу да җайлырак”,– ди җитәкче.

Күпмедер нәтиҗә дә кү­ре­нә. Узган ел Арча педагогия көл­лиятеннән сәнгать мәк­тәбенә 3 яшь белгеч кайткан. Бер атна элек кенә Олы Шыңарда яшь белгеч сәнгать җитәкчесе булып эшли башлаган. Димәк киләчәк бар. Кит­мәсеннәр генә. Рөстәм Заһидуллин фикеренчә, авыл клуб  мөдире үзе генә берни эшли алмый, аңа  икенче гаиләсенә әйләнерлек фольклор коллективы  булдыру өчен кимендә 10 ел вакыт ки­­рәк. Ул үзе Мәскәүгә яки Кырымга барса да, Казахстанга кунакка чакырсалар да, берәр идея урлап булмасмы дигән уй белән мәдәният учагы тирәсенә чыгып китә. Гадәте шундый: Казаннан кайтышлый да, бездән артык берәр нәрсә эшләп ятмыйлармы икән дигән уйны алга куеп Питрәч яки Теләче клубларына да сугыла. Хезмәттәшләренә дә: : “Йөргән таш кына шомара. Башкалар хезмәтен  күчереп  алудан  оялмаска, кабатлаудан курыкмаска кирәк. Әйтик, сәх­нәдә спектакль куелган, зал  алкышларга   күмгән икән, тукталасы түгел,  аны башка районнарга да  алып  чыгарга   кирәк. Безне никадәр  күбрәк тамашачы  карый, шулкадәр яхшырак. Без  Мамадыш районында спектакль белән   күп   йөрдек. Хәзер, сезнең  продукция сыйфатлы дип үзләре  чакырып   китерә.  Мәдәният хезмәткәре гел  хәрәкәттә булырга тиеш. Бүлмәдә  утырсаң, мүкләнеп бетәсең”, – ди­яргә   ярата.

Район мәдәният бүлеге 2022 елда барлык  критерийлар буенча Казан, Чаллы һәм Аз­накайдан гына калышып, 4нче урынны алды. Әтнәдә үткәрелгән ”Йолдызлык” фес­ти­валенең зона турында “Бәллүр” вокаль-хореография ансамбле, вокаль-соло, «Илсаф» вокал дуэты, “Яшьлек” һәм “Экспромт” хореография коллективлары 1нче урыннарга лаек булды.

Мәдәният хезмәт­кәр­ләр­е­­безгә кешеләрне яратып, аларга тәэсир итәрлек сүзләр табып, җыр-моң, шигърият дулкынында халыкны илһамландырып, иҗат казанында кайнап, бергәләп матур күрсәткечләргә ирешергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев