Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиде шатлык иңгән йорт

Күп балалы йортка килеп керсәң, үзеңне бөтенләй икенче халәттә хис итәсең. Төрле яктан кызыксынучан күзләр төбәлә, ятсынулар юкка чыга, сине урап алган нәниләрне иркәлисе, кочып яратасы килә башлый.

Байлар Сабасында җиде бала үсеп килгән фатирга аяк баскач та, әниләре Фәридәнең бернигә алмаштыргысыз байлыкка ия икәнлеген шул мизгелдә аңладым. Тиз арада оҗмах нигъмәтләреннән кадерле балалары белән таныштым: Илназ, Айназ, Зәринә, Илфир, Илфар, Иркен, Илдан… Эчемнән генә: “Эх, ишле гаиләдә күңелсезләнеп утырырга вакыт калмый икән”, – дип тә уйларга өлгердем. Фәридә үзе дә шулай ди, нәрсәдер эшләргә кечкенәләр йоклаган арада гына өлгерә икән. Хәер, бу фатирда балаларның барысы да сабый әле. Иң олысы Илназ – 5кә, Айназ IV сыйныфка күчкән. Яхшы укыганнар. Айназ тхэквандо түгәрәгенә дә йөрүе һәм Гүзәл Уразованың “Онытмагыз безне” клибында төшүе белән дә мактанды. Зәринә укырга быел керәчәк. Калганнар әле бакчада һәм быел иң кечкенәсе Илдан да алар белән йөри башлаячак. Фәридә бу көнне көтә инде, чөнки ипотека программасы буенча тораклы булу өчен аның да эшкә урнашуы кирәк. Әлегә аена 3 мең түләп кеше фатирында ире Илнурның хезмәт хакына һәм Илданга яшь ярымга кадәр бирелгән пособиегә яшиләр. Коммуналь хезмәтләр өчен дә түлисе. “Бигрәк тә утка күп тотыла. Бүлмәдә кварц лампасы да эшләп тора. Аны төпчегебезнең тын юлларына нык салкын тигәч куллана башлаган идек. Акча дип торып булмый, бала гына сәламәт булсын. Шуны кайгыртабыз. Педиатрыбыз Радик Хәйдәрович та уңайлы табиб булып чыкты, чакырсак, ял көне дә килеп китә. Бәләкәй генә абзарыбыз бар, азрак тавык-чеби асрыйбыз. Йорт артында күршеләр участок бирделәр, шунда бәрәңге дә утырттык. Шулай яхшыга өметләнеп яшибез. Бүлмәләр кысан – күңелебез киң”,– ди Фәридә.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Районда җан башына кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган 524 гаиләдә яшәүче 1103 балага (16 яшькә кадәр, укысалар – 18 яшькә кадәр) 307 сум,  ялгыз ана тәрбиясендәге 111 балага 814 сум айлык пособие түләнә. Ишле гаиләләрдә  яшәүче  гомуми һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укыган 780 балага транспортта  йөргән  өчен 282 сум, 623 балага дарулар  алу өчен 125 сум  күләмендә субсидия бирелә. Агымдагы  елның 31 маена 114 гаиләгә 1,5 яшькә кадәрге  булган балалары өчен айлык пособие  исәпләнде.

Быелдан кимендә өч ел авыл җирендә яшәүче балалы хатын-кызларга Татарстан Президенты карары белән  беренче балага – 50 мең һәм өченче балага бер тапкыр  100 мең  сум  күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелә башлады. Илле меңне 25 яшьтән яшьрәк  – 19, 100 меңне 29 яшькә кадәрге 4 ана  алды.

Моннан тыш 2018 елдан беренче баласын тапкан һәм гаиләдә җан башына керем 13713 сумнан артмаган аналарга  ай  саен баласына 1,5 яшь тулганчы 8490 сум пособие түләнә башлады. Әлеге дәүләт ярдәме районда 19 балага  билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X