Иген иккәнне һәркем хөрмәт иткән
Район яңалыклары

Иген иккәнне һәркем хөрмәт иткән

Бүген Саба мәдәният йортында үткәрелгән тантанада авыл хуҗалыгының игенчелек тармагы алдынгыларын тәбрикләделәр. “Басулар алтын-көмештән, басулар искитмәле!

Бүген  Саба мәдәният  йортында  үткәрелгән тантанада авыл  хуҗалыгының  игенчелек тармагы  алдынгыларын тәбрикләделәр. “Басулар алтын-көмештән, басулар искитмәле!

Ил табынын бизи бүген Сабабызнын икмәге!”  Алып  баручылар слетны әнә шулай   ялкынлы  шигырь  юллары белән  башладылар. Галиҗәнап  икмәкнең бөеклегенә дан җырланды. Иген игүнең иң изге, иң мөкатдәс, иң дәрәҗәле эш саналганлыгына мәдхия  укылды. Башка  еллардан  аермалы буларак,  быел бәйрәм  концерт программасы белән башланып  китте. Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты  Зәйнәп Фәрхетдинова һәм  аның дусларының  чыгышы  алкышларга   күмелде. Район  мөхтәсибе Айнур Әхмәтовның хәер-фатыйхасыннан  соң, сүзне район  авыл  хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе  начальнигы Гафур Хәсәншин  алып,  игенчеләрнең иртә яздан соң көзгәчә иген кырларында, ындыр табакларындагы  фидакарь  хезмәте белән таныштырды.  Район башлыгы  Рәис  Миңнеханов  игенчеләргә  фидакарьлекләре  өчен рәхмәт белдерде,  киләчәктә  уңышлар теләде. Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары– авыл хуҗалыгы  министры  кулыннан бүләкләнүнең зур хөрмәт икәнлеген әйтте. Чыннан  да, Марат Җәббаров  кулын 110нан артык  игенче, аларга хезмәт  күрсәтүчеләр, яшь  алмаш, студентлар кысты тантаналы чарада.

 “Гафур  Шәйхуллович  авыл хуҗалыгындагы вәзгыять, башкарылган эшләр  турында  тулы итеп сөйләде. Безгә дә  бераз   йөкләмә бирде. Эшегез  уңышлы бара, нәтиҗәсе  күренә.  Ел  саен терлекчелектә яңа  фермалар төзелә, шәхси  ярдәмче  хуҗалыклар, төрле җитештерү сәнәгать  мәйданчыклары барлыкка   килә. Бүген  сезнең районда биш агрокласс  ачтык. Мондый  инициатива  өчен Рәис Нургалиевичка һәм   әлеге  классларны  җиһазлаган  партнер-инвесторларга  зур рәхмәт. Димәк, кадрлар турында  кайгыртыла,  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре үзенең   киләчәге турында  уйлый. Шуннан  башка  тармак үсеше  мөмкин түгел. Игенчеләрне матур бәйрәм  оештырып,  концертлар белән  хөрмәтлисез.  Киләчәк тә  зур уңышларга ирешеп эшләргә  язсын”,– диде министр.

Соңыннан Марат Җәббаров балаларны  авыл хуҗалыгы хезмҗте белән  кызыксындыру  максатыннан игълан ителгән “Алтын башак” конкурсында  катнашкан  һәм призлы урыннарга лаек булган мәктәп укучыларын  бүләкләде.

Җиргә береккән  авыл  егете

  Слетта “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе тракторчысы Зиннур Миңнегуловка  “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде

Хуҗалык кыр эшләре кебек җаваплы кампанияләрнедә үзенең сыналган, тырыш, намуслы механизаторларына  таяна hәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Зиннур Миңнегулов – шуларның берсе. Аның әтисе  Гыйльмулла да  алдынгы комбайнчы булган. Гомумән, Зиннур Олы Арташ  авылында данлыклы  Миңнегуловлар нәселенең  авыл тоткасы булырлык  вәкиле. Һөнәрен яратып, бар күңелен биреп башкара. “Җиргә береккән  авыл  егете  инде  мин.  Читкә китәм дигән  уй күңелгә кермәде. Мәктәптән  соң җәен комбайнда эшләдем”,– диде  ул. Зиннур Миңнеголов үзен үз эшен яхшы белгән һәм үз эшенә зур җаваплылык белән караган механизатор буларак танытты. Дисциплиналы булуы белән аерылып тора, республика механизаторларының алдынгы тәҗрибәсен кызыксынып өйрәнә һәм куллана, үзенең һөнәри осталыгын арттыра. Техникага сак карый, вакытында техник тикшерүләр үткәрә, җитешсезлекләрне вакытында ачыклый һәм аларны төзәтү буенча чаралар күрә. Авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсендә күпьеллык тәҗрибәсен, осталыгын кулланып,  елдан-ел югары күрсәткечләргә ирешә.  Бер үк вакытта энергия куәте көчле Т-150, К-744 тракторларында һәм “Челленджер” азык җыю комбайнында вакытында эшләп, 2025 елның 7 аенда 2642 эталон-гектар эш башкарган. Ел саен бер шартлы терлеккә 37 центнердан артык тупас һәм сусыл азык берәмлеге әзерләнә. Бу югары күрсәткечләргә ирешүдә механизаторның өлеше зур.

 Ул яшь игенчеләргә теләп булыша, аларга үзенең бай һөнәри тәҗрибәсен, белемнәрен һәм осталыгын тапшыра, үз һөнәренең нечкәлекләре һәм осталык серләре белән уртаклаша. Килер  язга  да Зиннур Миңнегуловны сабан тургае сайраган иркен кырлар  көтә.  


Нет комментариев