“Игенче” җәмгыятендә урып-җыю эшләре дәвам итә
Бүгенге көндә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте кырларында дүрт урып-җыю комбайны эшли. Комбайнчылар Рәхматуллин Әнәс, Галиев Илхам, Яруллин Илгиз, Яруллин Илшат, Нурисламов Айдар, Мөнәвиров Хәйдәр, Зарипов Ленар, Гыймранов Ниязлар иртәдән кичкә кадәр ашлык суктыралар.
Комбайнчыларның һәрберсе зур тәҗрибәгә ия, мәсьәлән, Галиев Илхамның хезмәт стажы 36 ел, шуның 34нче елын комбайнда эшли. Ашлыкны 4 машина амбарларга ташып тора. Урып-җыюда эшләүчеләргә ике тапкыр кайнар аш чыгарыла. Басуга алып килгән табын мул, аш-суның сыйфаты да югары.
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев