29 июль 2021 яңалыклары
-
Татарстанда яшүсмерләр, студентлар һәм эшче яшьләр өчен махсус шөгыльләр үткәрелә
Чараны ЮХИДИ хезмәткәрләре оештыра
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #33/ "Ц" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Медиклар «Бердәм Россия» халык программасына яңа тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иттеләр
Россия Сәламәтлек саклау системасына беренчел медицина ярдәменең яңа стандарты кирәк, аның нигезе «пациентларга юнәлгәнлек» принцибы булырга тиеш.
-
ГТО тапшыру дәвам итә
Районда ГТО комплексы нормативларын тапшыру буенча максатчан эш алып барыла.
-
Яшь татарстанлылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча иҗади конкурста катнаша алалар
Конкурс җәйге чорда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлтелгән һәм Халыкара юл хәрәкәте кагыйдәләре көненә багышланган.
-
Урман янгыны сәбәпле, Антальяда ял итүчеләргә кунакханәдән чыкмый торырга киңәш ителә
Ведомство белешмәсе буенча, Россия туристларыннан шикаятьләр килмәгән.
-
Саба һәм Теләче районнары делегациясе Суслонгерга барды
Кичә Саба һәм Теләче районнары делегациясе Суслонгерга барды. Бөек Ватан сугышы елларында Суслонгер хәрби лагеренда газап чиккән, ачлыктан, ялангачлыктан җәфаланган якташларыбыз рухына корбан чалынып, догалар кылынды.
-
“Игенче” җәмгыятендә урып-җыю эшләре дәвам итә
Бүгенге көндә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте кырларында дүрт урып-җыю комбайны эшли. Комбайнчылар Рәхматуллин Әнәс, Галиев Илхам, Яруллин Илгиз, Яруллин Илшат, Нурисламов Айдар, Мөнәвиров Хәйдәр, Зарипов Ленар, Гыймранов Ниязлар иртәдән кичкә кадәр ашлык суктыралар.
-
Өч Нарат авылында "Җәйнең ямьле кичләр" урам концерты үтте
Икшермә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Өч Нарат авылында "Җәйнең ямьле кичләр" дигән урам концерты үткәрделәр. Авыл халкы җылы кабул итте, бергә җырлады һәм биеде. Саф һавада татар халык уеннарында бабайлар, әбиләр һәм барлык кунаклар да бик теләп катнаштылар. Мондый дустанә атмосферада кичә сизелмичә дә үтте, кунаклар концерт номерларының дәвам итүен сорап калдылар.
-
Шекше мәктәбе укучысы Гыйбадуллина Камилә – “Алтын каләм” яшүсмерләр фестивале җиңүчесе
Казанда “Алтын каләм” – “Золотое перо” Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр фестивале тәмамланды. Безнең районнан әлеге фестиваль-конкурста Шекше мәктәбе укучысы Камилә Гыйбадуллина катнашты. Камилә зур җиңү белән кайтты - ул җиңүче дипломына ия булды. Котлыйбыз сине, Камилә!
-
Ике Басу Арташ мәдәният йорты агитколлективы игенчеләргә "Йөрәк җырым сиңа, Игенчем" концертын бүләк итте
Ике Басу Арташ мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитколлектив игенчеләргә "Йөрәк җырым сиңа, Игенчем" исеме астында концерт программасы бүләк итте - агитбригада артистлары уракка үзләреннән дә өлеш керттеләр. Игенчеләр исә, һәр чыгышны бик җылы каршы алды. Ял сәгате сизелмичә генә узып та китте. Алда игенчеләрне дуслары - кыр кораблары һәм иксез-чиксез иген басулары көтә...