Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ИГЕНКӘЙЛӘРЕ КҮКРӘП УҢСЫННАР!

Коронавирус аркасында Сабантуйлары үткәрелмәве белән килештек бугай. Социаль челтәрләрдәге язулар да шул хакта сөйли. Әмма, дөньяны колачлаган зәхмәткә карамыйча, тормыш дәвам итә. Кар эрүгә, игенчеләр иртәдән кичкә кадәр кырда булды, 2020 ел уңышына, елдагыча, ныклы нигез салынды. Эшләр ничек барды? Сабан батырларын күркәм традиция буенча котлаулар кайчанга билгеләнгән? Шул хакта сөйләвен сорап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншинга мөрәҗәгать иттек.

  –Районыбыз аграрийлары, елдагыча, язгы кыр  эшләрен уңышлы башкарды,– диде Гафур Шәйхулла  улы.– Бөртекле-кузаклы һәм тезмә  культуралар яхшы тишелеш алды. Әлбәттә, язгы кыр эшләренең, һәр елдагыча, аермалыклары һәм  үзенчәлекләре  булды. Кырга  чагыштырмача бик иртә  чыгылса  да, табигать барыбер  үзенекен итте. Һава торышы салкынаю, туфрак җылынмау сәбәпле, чәчү эшләре   сузылды. Нәтиҗәдә  язгы  кыр  эшләре традицион  срокларда, майның 20ләренә  тәмамланды. Башкарылган зур  күләмле эшләр игенче-механизаторлар, белгечләр, хуҗалык җитәкчеләренең бердәм тырышлыгы нә­тиҗәсе. Белгәнегезчә, без кыр батырларын традицион Сабантуйларында хөрмәтли идек. Сабантуй мәйданында иң хөрмәтле, иң мактаулы урын, әлбәттә, аның төп  бизәге – сабан батырына булды. Бәйрәмгә җыелган һәрберебез аны алкышлый, зурлый, данлый. Быел билгеле сәбәпләр аркасына сабантуйлар кичектерелде. Шулай да традицияне  бозмыйча язгы кыр эшләренә тантаналы шартларда йомгак ясалачак. Район буенча һәр хуҗалыкта  комиссия  эшләп,  язгы чорда башкарылган  барлык  төр эшләр кабул ителде. Эшләрнең    күләме буенча бәяләмә бирелеп, нәтиҗәләр чы­га­рылды. Иген­­че-механи­за­торларның хезмәтләрен  билгеләп   китү   йөзеннән район башлы­гы карары  чыкты. Хакими­ят, башкарма  комитет җи­тәкчелегендә сөйләшү булды һәм һәр хуҗалыктан район басуларында һәм чит­тә эшләгән кыр батырларын котлап, призларны тапшырып  үтәчәкбез.  

 Бәйрәм чарасы  алдагы көннәрдә санитария-эпи­демио­ло­гия  вәзгыятен исәп­кә  алып  узачак. Шулай ук  алдагы көннәрендә республикада “Кыр көне-2020” форматында эре күргәзмә узуы да  көтелә. Анда катнашуны  да  планлаштырабыз. Чараның максаты – алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, эшлекле элемтәләр булдыру, көчләрне бергә туп­лау. 

 Хәзерге көндә хуҗа­лык­лар­да үсемлекләрне чүп үлән­нәренә, корткычларга, авыруларга каршы  эшкәртү, тукландыру ча­раларының төп өлеше тәмамланып, шулай ук күпьеллыкларның беренча катын чабу төгәлләнеп  килә. Хуҗалыкларда  алда­гы елларга  караганда  күб­рәк күләмдә сыйфатлы  сенаж әзерләнде һәм  пе­чән туплана. Көткән шифалы яңгырлар да  явып узса, иген­нәрдән дә без өмет иткән  уңышны үстереп, җыеп алу мөмкинлеге бар. Гомумән, соңгы 20 көндә район территориясендә ко­ры һава торышы  сакланганлыктан,  дым  факторы төп мәсьәлә булып тора. Мин барлык хуҗалыклар җитәкчеләренә, белгеч­ләр­гә, ел уңышына нигез салуда хезмәт куйган механизаторларга тирән рәх­мәтемне җиткерәм һәм ал­да торган бурычларны хәл итүдә дә бергәләп матур нәтиҗәләргә ирешербез, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев