Игенне маңгай тире уңдыра
Тимершык бригадасында бу әйтемнең асылын яхшы беләләр
Басуларда техника шавы ишетелгән чакта кырга чыгып, хезмәт кешесе белән аралашу үзе бер дәрәҗә.
Соңгы көннәрдә 200 гектарлы кырда көзге арыш культурасын суктыруда эшләгән Тимершык бригадасы комбайнчылары янында булдык. Бу участокта өченче көннәре икән. Уртак көч белән симәнә фондын тулыландыралар. Аңарчы 150 гектарда тритикале уңышын җыйнап алганнар. Шулай ук “Скипетр” сорт көзге бодай да елына карата мул уңыш белән куандырган. Аерым участокларда гектарыннан 56шар центнер бөртек җыйнап алганнар.
“Булганын башаклар ачыла башлаганчы, бөртеген дә югалтмыйча, саклау урыннарына кайтарасы. Уракка керешкәннән соң, “КамАЗ”лар кырдан амбарларга 2,5 мең центнер борчак, 6,4 мең центнер көзге бодай, 3,5 мең центнер арпа белән тритикале ташыдылар. Ашлык уртача 10-11 процент дымлылыкта кайта. Тиешле нормадан корырак булгач, ындыр табагында да зур көшел барлыкка килми, ишелә, җәелә, күп урын сорый. Әлегә киптерү зарурлыгы юк”,– ди баш агроном Дамир Мөхәммәтҗанов.
Комбайнчыларның эш сәгатьләрен иртән һәм кичен төшә торган чык көйли.
“Барыбер дә сәгать 5тән өйдән чыгып китәбез. Техниканы көйлисе, майлыйсы, кабызганчы һәр узелын караштырасы да бар бит. Кичен игеннең дым ала башлаганын комбайн үзе үк сиздерә. Шуннан соң эштән туктыйбыз”,– ди башта “ДОН-1500”дә эшләгән, хәзер “Акрос”ка күчеп утырган Ленар Сибгатов. Алар Әнәс Бәйрәмов белән 8 августта 13әр бункер ашлык суктырганнар. Үз алларына сезон төгәлләнгәнче ватылмыйча йөрү максаты куйганнар.
“Әти мине кырга үзе белән III сыйныфны тәмамлауга алып чыккан иде. Аңа шатлануларым әле дә онытылмый. Унынчыда укыганда өлкән комбайнчы булып эшләдем. Иген кырларына маңгай тирем яшьтән тамды. Җир кешесе булып калдым”,– дип сүзгә кушылды Әнәс Бәйрәмов.
Алар икесе суктырган ашлыкны Риназ Зәкаров Тимершыкка ташып өлгертә. “Ара ерак түгел. Җитешәм, әле вакыт кала да”,– ди 16нчы елын “КамАЗ” йөртүче.
Гомумән, комбайнчыларга бернинди тоткарлык юк. Бункерлары тулы ашлыкны бушаткан арада яннарына Мөнир Нәгыймовның ягулык машинасы да килеп туктады. Кем әйтмешли, ике куянның койрыгын берьюлы тоттылар. Эшкә күбрәк вакыт калды. Шулай да комбайнчылар былтыргы уңышны күбрәк әйттеләр. Быел уртача, диләр. Шулай булмыйча, акчаны суктырган ашлык күләменә карап аласы бит. Комбайннарның тузу дәрәҗәсенә карап 50 процент өстәлә. Кызыксындыру чарасы җитештерүчәнлеккә зур этәргеч. Тоннасына 2 килограмм исәбеннән ашлык та бирү каралган. Хезмәт килешүләре үтәлә.
“Көнләшү дигән нәрсә дә бар. Басуга “Саба” җәмгыяте отряды килеп керсә, йөрәк яна. Бу чәчләр тикмәгә агармады инде”,– ди Әнәс Бәйрәмов баш киемен салып күрсәтеп.
Быел көзге арыш саламы буйга нык үскән, сөртенеп егылырсың, валлаһи. Кырны тупас азыктан да вакытында бушатырга кирәк. Салам пресслауга Зәкәрия Хуҗин, Рамил Миңнебаев тракторлары керешкән Әлфәт Садыйков “КУН-10” белән төяп тора, Илнар Һадиев, Радик Мөбарәков, Таһир Закиров ташый, Илнар Шамилов бушата. Көзге чәчүнең дә агротехник сроклары борын төбендә.
“Киләсе ел уңышына нигез салуга 7-10 көннән керешәбез. Арыш һәм бодайны 200әр гектарда чәчү өчен җир әзерләнеп бетү стадиясендә”,– диде хуҗалык җитәкчесе Рамил Шәймәрданов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев