Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ике коллектив бер, бурычлар уртак, нәтиҗәләр куанычлы булганда

«Авыл- ил тоткасы» рубрикасы «Саба» җәмгыятенең «САтыш» бүлекчәсе һәм «Кибәче» бригадасына багышлана

Хөкүмәт бабай яшәртте

Төбәк сөтчелек комплексында ике­  сменада ун  сыер  савучы эшли. Без Рауза Ибәтова, Гөлсинә Фазылова, Фидания  Вәлиева һәм Шөһрәт Мир­заев сменасына туры  килдек. Ва­зифаларын үтәп, “Делаваль”   чокырыннан күтәрелеп  килешләре  иде. “Ир­тәнге сәгать 4тә  килгән  идек. Ун минуттан аппаратны  куштылар. Беренче  сменада 680  сыер   саудык. “Де­лаваль”гә берьюлы 32  сыер  керә. Савылганнары  чыга, яңалары  керә тора. Сәгать 10да эш бетте. Дүртебезгә үткәргечләрдән 7 тоннадан  артык сөт узды. Икенче  сменада меңнән  артык сыер җилененә  аппарат  киертәбез. Көн саен шулай. Белгечләр яныбызда. Яңа җитәкчебез бик итагатьле, олыларны олы итә белә”, – диде  фермада 34  ел эшләүче Рауза  Ибәтова.

Барысын да мул продукция шатландыра. Әнә 656 санлы сыерлары 63 литр 700 грамм  сөт биргән. Рекорд дияргә дә була. Әлбәттә, 50шәр литрлы продуктлылары байтак. Һәр сыерны таныйлар, холыкларын, кә­еф­ләрен  беләләр.  “Көйләреннән ге­нә торасы инде. Түләү сөт күләменә бәй­ле бит.  Хезмәт хакларыбыз начар түгел һәм вакытында бирелә. Хә­зер  түләүләргә дә кәшүлекне шактый бушатырга  кирәк. Зарплатаны айныкын айга алып  баргач,  акчага интеккән  юк, Аллаһка шөкер.  Шушы мул  сөт бирүче  сыерларыбыз исән-сау булсын да, безне  лаеклы ялга чы­гарсыннар иде. Әле эшлисе дә, эшлисе. Хөкүмәт бабай яшәртте бит, пенсия яшен арттырды”, – диләр савымчылар. Сменадашлары Рауза Ибә­тованы “олы апай” дисәләр дә,  Гөл­синә Фазылованың да ферманың үз­  кешесенә әверелгәненә  30  елдан  арткан. 2017 елда “Районның иң алдынгы сыер савучысы” исемен  ал­ды, республика турында катнашып Дипломга лаек булды.  Фидания  Вәлиева да комплекска 2019  елда гына  килсә дә, аңарчы Олы Мишә, Баландыш, Иске  Җөри фермаларында тәҗрибә туплаган. “Мин үзем  Төбәкнеке бит.  Түбән  Саурыш егетенә  кияүгә чыктым. Илгиз Ибәтов,  әйдә, читтә  йөрмә, үз  авылыңа  кайт, дигәч, тыңладым. Бер дә үкенмим. Туган  авылым бит. Шушында  үскән. Үз ягыңда арганың да беленми, диләр.  Вахта машинасы Түбән Саурыштан вакытында  килеп  ала,  кайтарып  куя. Бердәм, тату  эшләсәң, кыенлыгы  сизелми”, – ди ул.

Аларның  сменасы 2023 елда һәр  сы­ердан уртача 8833  килограмм сөт сауган. Комплекс буенча тулаем  ал­ганда 57 мең центнердан арткан. Ап­рель башында сыерларның продуктлылыгы уртача 28,4  литр тәшкил итә.

 

“Рәхмәт ишеткәч, күңелле”

Терлекчеләр торакка салам  кер­түче механизатор  Хәмит Габ­де­рах­мановның эшеннән дә канәгатьлек  белдерделәр. Бик ипле, төгәл кеше ул, нинди задание бирелә – барысын да карусыз башкара. “Кулда зоотехник биргән рацион бар. Малларга күпме тиеш, шуңа сыешам.  Җитәкчеләр  контрольдә тота.  Тегермәндә миксерга тозы-башкасы барысы да килолап салына. Шуны 20 минут тирәсе болгатабыз.  Компьютер   миксерда   күпме  концент­рация барлыгын күрсәтә. Бер  сыерга  уртача 20  килограмм  туры  килә. Сатышта  торакларга 16-17 миксерга якын азык керә. Сыйфаты сыер  савучыга  да, бозау  караучыга да ошарга тиеш.  Түләү  артымнан,  продукция  күләменнән  бит.  Мамалайга да  мал  азыгын миксер белән  алып төшәм. Үзләре рәхмәт әйткәч,  күңелле инде”, –  ди 45 ел стажлы тракторчы. Хәмит Габдерахманов шушы чорда дүрт-биш техника туздырган. “Т-40”тан башлап, хәзер “МТЗ-82” белән эшли. Язгы  кыр  эшләре башлангач,  ашлама  да чыгара, җәй-көз  салам  өя.  Үзе әйтмешли, булсын  дип хезмәт итә.  

 

Уртак максат берләштерә

Җаваплылыгы  чикләнгән “Саба”  җәмгыятенең Сатыш  бүлекчәсенә 2007  елдан “Кибәче” бригадасы да кертелә. Нәтиҗәдә эреләндерелгән хуҗалык барлыкка килә. Гомумиләштереп  алганда, сөрү җирләре 7260 гектар тәшкил итә. Барысы 3935 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бүлекчәне 2022 елның апреленнән  Раил Шәймәрданов җитәкли. Ике бригадада 242 кеше эшли. Былтыр “Сатыш”та – 186093 мең, “Кибәче”дә 202149 мең  сумлык продукция җитештерелде.

Игенче-механизаторларыбызны, терлекче­ләрне, гомумән, хуҗалык эшчәннәрен бер уртак максат берләштерә – җитештерүчән хезмәт. Йөкләнгән  вазифаны күңел биреп  башкару, булсынга дип җиң сызгану,  – дип  сөйли  Раил Рәфыйк  улы. – Шулай фикер йөрткәндә һәм аны эш-гамәл белән раслаганда уңышка ирешеп була. Инде терлекчелектәге узган  елгы күрсәткечләргә   килгәндә, сөт җитештерүне 103 процент үсеш белән  тәмамлый  алдык. Хуҗалык буенча  тулай  савым 10521 тонна тәшкил итте. Сатыш бүлекчәсендә  сыерларның продуктлылыгы –7754, Кибәче бригадасында 8503 килограммга җитте. Яңа  хисап  елында  да уңышлы гына  старт  алынды. Әйтик,  Кибәче бригадасында савым I кварталда был­тыр­гының шушы  чорына  карата  8 процентка артты.

 Ит җитештерү Сатыш бүлекчәсендә  бераз аксап  китте: 2023 елны үсеш белән тәмамлый  алмадык. Моның объектив сәбәпләре билгеле һәм чаралар күрелә. Беренче  кварталда Сатыш бүлекчәсендә 784 центнер, ягъни 27 процентка   күбрәк  ит җитештерелде. Димәк,  үзгәреш бар.

 Хуҗалыкның төп  акча  кереме терлекчелек икәнен һәр  эшче һәм  белгечләр  яхшы белә. Хезмәт җитештерүчәнлекләре начар димәс  идем. Былтыр Кибәче бригадасында терлекчелек тармагында бер эшчегә  2732 меңлек, ягъни чагыштыру  чорына  карата  319 мең  сумга  күбрәк продукция җитештерелүе шул хакта сөйли. Сатыш бүлекчәсендә үсеш 103 процент. Ике  коллективта да бер-берләрен аңлап куелган  бурычларын үтәүләре эш нәтиҗәләрендә  чагылыш табачак. 

Игенчелек тармагына тукталсак, ел елга охшап  килмәсә дә, былтыргы сезонда начар  эшләнде  димәс  идем. Кырлардан барысы 7676,3 тонна  ашлык  кайтты. Сатыш  бүлекчәсендә  гектар  чыгышы 31,3, Кибәчедә 34,7 центнер тәшкил итте. Игеннәрне үстерүгә, җыйнап  алуга  тотылган  чыгымнар 2023 елдагыга караганда  бераз кимеде. Үзенчәлекле табигать шартларында һава торышына  яраклашып, технологияләрне дөрес  итеп  башкару зарурлыгы сезон саен үзен ныграк  сиздерә. Болар – иртә яздан  дым  каплату,  көздән  чәчкән уҗымнарның сыйфатына  карап тиешле күләмдә минераль ашлама куллану, сабанда югары репродукцияле, безнең зонага туры килгән симәнәләрне химикатлар белән эшкәртеп әзерләү һәм  кыска  срокларда  дөрес технология белән туфракка  кертеп, тигез  тишелеш  алу.  Агрохимик  чараларны вакытында төгәл үтәгәндә генә югары  уңышка  өметләнә алабыз.  Игенчелек продукциясе  терлекчелеккә  эшли.  Башкарылган эш, барлык  төр әзерләнгән  азык терлекчелек аша хуҗалыкка  акчалата әйләнеп  кайта. Аларның сыйфаты  сөт-ит җитештерүгә зур  йогынты  ясый. Югары протеинлы сыйфатлы азык  әзерли алмыйбыз икән, күпмедер  читтән сатып  алырга туры  киләчәк. Моңа юл куярга  ярамый. Чөнки өстәмә  чыгымнар продукциянең  үзкыйммәтендә тискәре  чагылачак.

Хәзер игенчеләребез, елдагыча, апрель аеннан башланачак сынау алдында тора. Ике бүлекчәдә дә барлык агрегатлар тө­зек­ләндергән, ашламалар  туплана.  Шушы  көннәрдә үткәреләчәк техник карауга әзер­лек бара. Ремонтлыйсы тракторлар күп  калмады, механизаторларыбыз тәҗрибәле.  Үзе­безнең булган  техника, кадрлар  белән язгы кыр эшләрен уңышлы  башкарып  чыгарбыз дип өметләнеп  калам”.

 

Апалы-сеңелле

Терлекчелек – ел, тәүлек буе өзеклексез эшләүче, бик зур җаваплылык, хезмәт көче сорый торган катлаулы механизм. Бер звеносы аксый икән,  бөтен тармакка  кырын  суга. Барысы да сәламәт бозаудан башлана. Ул потенциаль сөт тә, ит тә. Үрчем булмаса, берсе дә юк. Былтыр “Сатыш” бүлекчәсендә (“Кибәче” бригадасын да  кертеп) 1333, быел I  кварталда 336 бозау алганнар. Аларны тәрбияләү көн  узсынга түгел, ә булсынга  йөрүче уң­ганнарга   йөкләнгән. Чөнки  җаваплылыгы зур, таләпләр югары. Сатыш  фермасында  яңа туган  бозауларны апалы-сеңелле Рушания Исмәгыйлова белән  Рәмзия Гарипова  кабул итеп  ала.   Берсен дә өйрәтәсе  юк. Тәү­ге  көннәре генә түгел.  Әйтик, Рушаниянең ста­жы 36 ел. Башта  чирек гасыр  сыерлар   сауган. Хәзер аларның бәләкәчләре  янында  мәш  килә. Сеңлесе белән иртән 4тә  ферма  килеп, 225 баш  бозау тәрбиялиләр. Бу  сан үзгәреп тора, әмма тәүлеклек  артымны 925 граммнан  киметмиләр. “Яңа туган бозау асралган  читлекләр бик чиста булырга, сөт эчергечләр һәрдаим дезинфекцияләнергә тиеш. Бозауларны беренче көннән дөрес һәм тиешле күләмдә ашатабыз һәм   аларны күп сөт бирүче сыер итеп күрәбез. Сөтне 75 көнгә  кадәр эчертәбез. Такси белән үзебез ташыйбыз. Аннары коры сөткә  күчәбез. Ике-алты айлык  вакытта интенсив  үсмәгән бозау  мул продукция бирүче  сыер була  алмый”, – диләр терлекчеләр. Бәләкәчләрнең аслары ялт итеп тора, түшәлгән саламны  2-3  көннән  алыштыралар. Тагаракларда концентратлар белән баетылган катнаш азык коры һәм  сыйфатлы,  селәгәй белән юешләнеп оешмаган.   Сәламәт бозау үстерүдә әнә шулай һәр нәрсә мөһим. “Хезмәт  хакын кулга 30 мең  сумнан  ким  алган юк. Акчага интекмибез. Тормышлар әйбәт, җитәкчеләребез яхшы. Ирем Илгиз һәм  улым Илфат әллә кая түгелләр, атлар карыйлар. Кыскасы, бездә семейный  подряд.  Форсаттан  файдаланып, апаемның юбилее белән дә тәбрик итим әле. Иртәгә аңа 55 яшь тула. Балалар, оныклар игелеге   күрсен”, – ди  Рәмзия Гарипова.

  Бозау  караучылар турында ферма мөдире Радик Габдерахманов та уңай фикердә. “Яшь малларны сабый бала урынына  күреп тәр­биялиләр. Эшкә хилафлык  китергәннәре юк”, – диде ул бертуганнарны мактап.

 

Ике ”ДТ”лы Ринат

Авыл хуҗалыгына яңа техно­ло­гияләр үтеп керсә дә, чирәм җир­ләрне күтәргән легендар “ДТ” трак­торлары әле тарихта калырга  җы­енмый. Хуҗалык  саен очратырга була  үзләрен. Сатышта  Ринат  Вәлиев, мәсәлән, 13 ел берьюлы  ике “ДТ-75”тә эшли. Берсен бульдозер урынына  йөртә, икенчесенә  язын чәчкеч  агрегаты тага. Универсаль игенче. 2000 елгы техниканы буяп-яңартып гел төзек хәлдә тота. “Аңарчы 22 ел  Аккүл-Бигәнәйдән  йөреп “Сель­­хозхимия” берләшмәсендә  “Т-150” тракторында эшләдем. Кол­хоз­­­га  кайтканга  да хәйран. Кул бер ия­­ләнгәч, барысы да бер кебек.  Ме­нә техник  карауга әзерләнәбез, шәт ин­де, акт язмаслар. Беренче генә үткән  имтихан түгел”, – ди механизатор.  Ә сынауның иң  җитдие алда. “Сатыш” бүлекчәсендә барысы 1500 гектарда сабан культуралары чәчү бурычы тора. Шуның 30 проценттан  артыгын Ринат Вәлиев  агрегаты  чәчәр дип  көтелә. “Ул  беркайчан да алдынгылыкны бирми.  Унөч  елга, ялгышмасам,  тугыз тапкыр кыр батыры исемен алды”, – ди  агроном Ризат Габдерахманов аның турында. Күрсәткечләре дә шул  хакта   сөйли. Ул былтыр 221 норма-смена эш башкарган. 

Ә 2019  елда Ринат Вәлиев  район буенча кыр батыры булып танылды. Тырышлыгы  аны  яңа  йортлы да итте. Хезмәте барның,  хөрмәте бар, диләр бит. Сабантуйда бүләкләү тан­танасында район башлыгы  Рәис Миң­неханов  аның тормыш проб­лемалары белән кызыксынгач, ме­ханизаторның торак шартларын   ях­­шырту буенча шунда ук җаваплы  зат­ларга тиешле күрсәтмәләр бирә. Ху­җалык хезмәттә шундыйларга таяна.

 

Азатсыз эш бармый

“Кибәче” бүлекчәсе тракторчысы Азат Гыйльметдинов исә үтә тыйнак кеше булып чыкты. Тораклар ара­сын­да гына кай­нашкач, аны хез­мәте ар­тык күзгә ташланмый тор­ган меха­низаторлар төркеменә кертергә  мөмкин. Әмма алардан башка тер­лекчелектә эш бармый. Бер генә көн­ малларга азык керт­ми кара! Үт­­кәргечләрдән сөт чишмәсе агу тукталачак. Азат Гыйль­метдинов мондый хәлгә юл куй­мый. Тракторы ватылса, төнлә бул­са да чыгып ремонтлый икән. “Мәк­тәптән үк алып чыккан пра­­­ва белән гомер буе  техника­га табынды. Башта “ХТЗ-150” трак­торында эшләде, 2008 елга  терлекчелек комп­лексы ачылгач,  “МТЗ-121” трак­торы­на утырып азык тарата башлады. Көнгә 8 торак­ка 16 рейс катнаш  азык  кертә. Терлекчеләр барысы да аның хезмәтеннән канәгать. Тыныч, тату эшлиләр”, – ди ферма мөдире  Ил­­гиз Ибәтов аның турында.  Азат Гыйль­метдиновның ике улы да әти­се  юлыннан  киткәннәр. Техника  йөр­тәләр. Эш  урыннары гына Казанда.

 

Тирес тә - продукция

Терлекчелектә хезмәтнең  ахыргы нәтиҗәсе ит,  сөт һәм ...тирес.  Әйе-әйе, нәкъ шулай. Моны  җитди  кабул итәргә  кирәк. Озак  еллар район ху­җа­лыкларының берсен җитәкләгән ол­пат зат әйтмешли, ассимиляция бул­гач, диссимиляциясе дә котылгысыз. Ит-сөт күпләгән продуктларның нигезе булса, тирес сыекчасы –  менә дигән органика.  Аны  кырга чыгару зур  хезмәт сорый. Хуҗалыкларда га­дәттә бу даими эшкә  аерым механи­затор билгеләнә. Төбәк  комплексын­да 10 тонна сыйдырышлы РЖТ цис­­­терна­сы Рәмзил Мөхәмәтшин йөрт­­кән “Т-150” тракторына  тагылган. “1985 елдан бирле  эшлим. Көн  саен  кырга 10-12 рейс тирес сыекчасы  чыгарам. Көннәр җылынгач, та­гын да арта. Техника басуга киткәч, ар­ба тагып  куе тиресне  дә түгәм. Бу эш­кә дә  кемдер  алынырга тиеш бит. Тегеләй-болай дип торып  булмый”, – ди Рәмзил.  Ул 2023 елда 4100,74 эталон/гектар эш башкарган. Бу ме­хани­заторлар арасында иң  яхшы   күрсәткеч.

 

 

Туган авылы тарткан

Сатыш  авылында яшәүче Зөл­фия Насыйбуллина көн  аралаш  сәгать 3тә уянып, фермага  ашыга. Беренче сменада сыерларны  саву иртәнге 4тә башланып  китә. Соңарырга  ярамый.  Инде 30  ел шулай. Мәктәптән  соң һөнәр училищесында укып, ун  ел Казанда телеграфистка булып эшләгән кыз шәһәрне авылга алыштырган.  Ахыр чиктә барыбер әти-әнисе торган нигез  тарткан. Ә туган  ягында  яшәгәнгә беркем  дә үкенми торгандыр. Андыйлар бар икән, үзләренә  үпкәләсеннәр.

“Дөрес, Әминә апа бе­лән эшли башлаганда  авыр иде. Юллар пычрак, сөтне чиләкләп ташыдык, кул белән ашарга салдык. Хәзер сөт үткәргеч аша гына үтә, ашарга да техника кертә. Шартлар әйбәт, кайгыртучанлык тоябыз,  хезмәтенә кү­рә  хөр­мәтен дә күрәбез”, – ди Зөл­фия  ха­ным.

Беренче  смена­да 80  сыерны бер тапкыр саугач, чылбырдан  ычкындырып кар­дага чыгаралар һәм 12ләрдә кабат бәйләп  сменаны  тө­гәлләп  кай­талар. Өйләдән  соң бар­ганда икешәр тапкыр са­вар­га  кирәк. Хезмәттәшләре Нәкыя Нә­гыймова, Наилә Аббасова, Халидә Мос­тафина шулай ук хезмәткә ихлас би­релгән савымчылар. Бер максат белән кулга-кул тотышып эшлиләр. Зөл­фия Насыйбуллина шушы еллар эчендә район  күләмендә ”Үз һө­нәренең остасы” исемен дә алды, рес­публика буенча 7 айда бер сыердан 4,3-5 тонна сөт сауган алдынгы опе­раторлар рейтингына  да  керде, Авыл  хуҗалыгы һәм  азык-төлек ми­нистрлыгының Мактау грамотасы бе­лән дә бү­ләкләнде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев