Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Икеләтә сынау узучылар

Районыбызда шәфкать­лелек символы саналган учреждение – Югары Утар балалар йорты-интернаты эшли башлаганга 60 ел тулды.

undefined

Шушы чорда коллек­тив­ның фидакарь хезмәте эчкерсезлек һәм миһербанлык мисалы булып әверелде. Тарихка күз салсак, элек интернат урынында урманчылык конторасы, аннары тулы булмаган урта мәктәп булган. Соңрак бина Сәламәтлек саклау министрлыгына бирелә. Туберкулез диспансеры тибындагы балалар шифаханәсе ачыла. Әмма озак та үтми, ул да ябыла. 1962 елның 1 февраленнән акылга зәгыйфь балалар тәр­бияләүче учреждение бу­ларак хезмәт күрсәтә башлый. Директоры итеп Фадеев фамилияле кеше билгеләнә. 1965 елда интернатка Минзәлә медицина көллиятен тәмамлаган Имаметдин Гәрәев фельдшер булып эшкә кайта.

“Ул вакытта интернат дигәнен иске бер корпус та, кечкенә генә мунча. Ут, су кермәгән, юл да юк. Илле баланы ашатырга, киендерергә кирәк ”,– дип Имаметдин Гәрәй улы хәтерен генә яңарта башлаган иде –дөмбер-дөмбер тимер ишекне туктаусыз кактылар. Сискәнеп киттем, валлаһи. Ә интернаттагылар моңа ияләнгән. “Тукта, барып килим инде”,– диде әңгәмәдәшем.

 

Ишек кагучы йөзендә усаллыкның әсәртәсе дә булмаган эчкерсез күңелле малай икән. Егет дисәң дә ярый. Тәрбияче-санитаркаларга үзгә холыклы балалар белән эшләүдә корыч ихтыярлы, миһербанлы җанлы булырга кирәк.

“Эшне киртә тотудан башладык,– дип дәвам итте Имам Гәрәй улы, баланы тынычландыргач. – Чөнки сыер көтүе территорияне аркылыга-буйга йөри иде. Әкренләп утлы-сулы булдык. Газ керде. 2006 елда Премьер-министрыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән социаль-көнкүреш бинасы файдалануга тапшырылды, 2017 елда интернатның “Милосердие” корпусы сафка басты. Ачылышына Президентыбыз үзе дә килде. Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт, беркайчан гозеребезне кире бормады. Автобуслы, тракторлы булдык. Хәзер 100гә якын персонал 77 бала тәрбияли. Хезмәт шартлары күпкә җиңеләйде, таләпләр дә нык үзгәрде. Тәрбияләнүчеләрнең барысын да укыту, кайсыларынадыр мөстәкыйль яшәү күнекмәләре бирү бурыч итеп куелган. Курсабаштагы интернат-мәктәпкә – 41, Шәмәрдәндәге “Әкият” мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесенә 5 бала йөри. Хәрәкәтләнә алмаучылары янына укытучылар үзләре килә. Бездә барысы да вазифасын яхшы белә”.

Персоналның күбесе якын-тирә авыллардан. Югары Утардан Гөлүсә Нәби­уллина 1997 елның март аенда әле урын өстендәге балалар өчен памперслар да юк авыр заманда санитар булып килгән. Лилия Ахунова, Гөлназ Гыйниятова белән 35 бала карыйлар, бүлмәләрен тәртипкә китерәләр. Намуслы хезмәте өчен 2016 елда аңа Татарстанның атказанган социаль яклау хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. Авылдашы, тәрбияче Ландыш Тимергалиеваның ста­­­жы да чирек гасырдан артык.

“Эшемнән бик уң­дым. Имам абыйны алтын кеше дияр идем. Аның бе­лән бер коллективта булуны зур бәхеткә саныйм. Хә­зерге җитәкчебез Марсель Мәгъфуровичны да бик җылы кабул иттек. Социаль өлкә кешесе, хезмәтебезнең үзенчәлекләрен яхшы аңлый. Уңышларыбыз күп булачагына шикләнмим”,– ди тәрбияче.

Күптәннән хуҗаларның уң кулына әйләнгән Әнисә Зарипованы да директорның башта эшкә аласы килми. Син­нән булмый ул, пульт­та утырган диспетчердан санитарка чыкмый, ди. Шулай да Әнисә ханым теләгенә ирешә һәм интернаттагы тәртипкә тиз өйрәнә.

“Баксак, биредә санитарка булуның да үз кагыйдәләре бар икән. Йөздән артык бала, күбесе арасында вазифа бүленгән. Әйтик, Лариса исемле кыз тавыклар саклый һәм эшенә тыгылсаң – үпкәли. Башкалар да шулай. Безнең икмәкне аласыз дип әйтәләр иде. Интернатка килгәнемә бер дә үкенмим. Мондагы кеше Ходай биргән икеләтә сынауны үтә. Мин шулай уйлыйм. Гөнаһыбыз да, савабыбыз да үзебездә. “Бер кеше бөтен кеше өчен, бөтен кеше бер кеше өчен” гыйбарәсе бар бит әле. Без шулай эшлибез”,–ди хуҗабикә.

Яңа директор Марсель Хуҗин әйтүенчә, коллектив 60 еллыкны зур юбилейга саный һәм интернатның бай тарихын чагылдырган музей булдыру турында хыяллана.

“Проектын әзерләп, 2023 елда иганәчеләр, министрлык, район башлыгы ярдәме белән теләгебезгә ирешергә уйлыйбыз. Үз вакытында белгеч-табиблар яшәгән бер махсус бинаны үзгәртеп, күргәзмәләр ясау залы, ветераннар почмагы булдырып, башкарып чыгасы иде. Соңгы 20 елда интернат тәрбиясе узганнарның исемлеген дә куярга мөмкин”,– ди җитәкче.

Шулай ук грантларда катнашуны дәвам итү, балаларны социаль-көнкүрешкә, тормыш алып барырга өйрәтүдә зур роль уйнаучы теплицаны яңарту, шактый күләмле ремонт эшләре алып бару максат итеп куела. Былтыр иганәчеләр интернатка төрле формаларда 2 миллион сумга якын ярдәм күрсәткән.

“Зур бәйрәмнәрдә булышалар. Кыш бабайга ышанган балаларның самими теләкләрен дә ишеттеләр, үтәргә тырыштылар. Казандагы иганәчебез Лена Петровна быелгы максатларыбыз белән дә кызыксынды”,– дип дәвам итә Марсель Хуҗин һәм коллективка хезмәт уңышлары, барысына да, ветераннарга да сәламәтлек тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев