Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Икшермәдә тотрыклы үсеш серен беләләр

Сәхифәбез “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгына багышлана.

Хикмәт – кызыксындыруда

“Мөхәммәтшин” ху­җалыгы  2022 елны күп фермерларны  кызыктырырлык  128,479 миллион  сум табыш белән  төгәлләде. Эш­чәнлекнең нәтиҗә­ле­леген билгеләүче мө­һим  күрсәткеч 2021 ел­дагысы белән  ча­гыш­тырганда 38 миллионга   яхшырган. 2013 елда исә табыш нибары 9,37 миллион  гына булган. Шушы  саннар гына да хуҗалыкның үсеш динамикасын  көзгедәгедәй ачык  күрсәтә. Ирешелгәннәр белән хуҗалык җитәкчесе канәгатьме,   яуланасы  үрләрнең   чиге бармы?

Шул  хакта бу  көннәрдә Татарстан Республикасы делегациясе составында Барнаулда булган Зөфәр Мөхәммәтшин белән  блиц-әңгәмә   корып  алдык.

 – Кемдә кемдә, әмма җитәкчедә тынычлану дигән сыйфат булырга тиеш түгел дип саныйм. Үсеш юлында булу, яшерен резервлар таба белү өчен гел хәрәкәттә яшәү  кирәк. Тынычланып  калу алгарышның  тормозы диләр.  Әйтик, без 2022 ел башында   көн  саен  20 тонна  сөт сату бурычы  куйган   идек. Гыйнвар  аеннан   ук  максатчан эш  алып барып, моңа ирешә  алдык. Көн  саен  кабул итү пунктларына 21 тоннадан  артык  продукция озатылды. Җитештерүчәнлекнең  яхшыруы  эшчеләрнең хезмәтенә  түләүнең  артуы булып  әйләнеп  кайта. Кызыксындыру бар икән, нәтиҗәсе дә   күренә. Әйтик, сөт  сату 20 тоннага  җиткән  очракта эш хакын 10 процентка  күтәрү  күздә тотылды.  Нәтиҗәдә былтыр  уртача  хезмәт хакы 54929  сумга  җитте. 2021 елда 41378  сум  иде.

 – Быел да шушы тәртип сакланачакмы  соң?

 – Эшчеләр хезмәт хакының тагын 10 процентка  артуын телиләр икән, ә  моны һәркем тели – быел көн  саен  23-24 тонна  сөт  сатарга тиешбез. Шундый бурыч  куелды.  Моның өчен 100 баштан  артык голланд таналары  алып  кайтуны  планлаштырабыз. Бозаулардан  артым  алуны  бер  килограммга  җиткердек.  Бу әле  чик түгел. Быел яшь маллардан 1050 грамм тәүлеклек  үсеш   алуга ирешергә тиешбез. 2022 елда  һава  шартлары  уңай   килеп, 65  мең  центнер ашлык  җыйнап  алдык.  Безгә  малларны  ашатып  чыгар  өчен 35  мең тонна фураж  кирәк.  Гел дә былтыргы   җәй кабатланмас. Шуңа да карамастан,  кирәкле норма   күләмендә,  ягъни 40  мең  центнердан ким булмаган  ашлык  алуны планлаштырабыз. Кыр эшләре  сезоны без  көткәнчә булсын  дигән теләктә  без.

 

Төзелештә тәнәфеслар  юк

Җитәкче  урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин сөй­ли:

   “Күрәсез, терлекчелек  комплексыбыз инде зур шәһәрчекне хәтерләтә. 2022  елда саву  залы һәм 200 башка  сыерлар торагы төзегән  идек. Быел шуның дәвамы итеп, тагын  200 башка  сыерлар  торагы  салырга  планлаштырабыз. Былтыр эшли башлаган лагунаны да, коммуникацияләрен корып бетереп,  куллануга тапшыру күздә тотыла.  2005  елда  салынган Делаваль фермасының  саву   залын  сүтеп, панельдән  бозауларга җылы торак һәм   250 баш яшь малга  җәйге лагерь, 12×65   метрлы  дүрт ашлык  склады төзү, биш  сенаж базын  95  метрга кадәр озайту  планда да бар. Роботлаштырылган  фермага  кадәр  салынган плитәне яңгыр сулары уйната башлады.  Шуңа   күрә плитәләрне  алып,  4  метр  киңлектә 180  метр озынлыктагы юлны бетонлау турында  уйлыйбыз. Җитешә  алсак, иске ашлама  складын   сүтеп,   яңасын  салырга, сенажны  курган туплау өчен 30га 80ле мәйданчык бетонлауны да башкарып  чыгасы  иде.  Планнар зур. Акча  кеременең  артуы һәм исәнлек  кирәк”. 

 

Универсаль игенче  

Игенче-механизатор Айрат Хәмитов Икшермә җирендә 11нче  сезонын кыр корабын  йөртте. Аның белән уракта ел саен очрашабыз. Башаклары тулышып, башларын түбән игән ашлыкны суктыру – әйтеп бирә алмаслык рәхәтлек Айрат өчен. 

“Быелгы  уңышны,  аллага  шөкер, кыска  срокларда җыеп  алдык. Көннәр  матур торды, югалтулар  булмады. “Акрос-550” белән 22 мең  центнер  ашлык  суктырдым.  Рәис Шакиров, Хәмит Галиев белән барысы 1106 гектар мәйданда  эш башкардык. Күрсәткечләребез бертигез диярлек.  Ватыла-нитә   калсак, бер-беребезгә булыштык.  Ашлык  ташучылар  Миннәхмәт Закиров, Фәрит Мөхәммәтҗанов, Галинур Ногманов ындыр табагыннан вакытында  килеп җиттеләр.  Туктап торуларга  урын  калдырмадылар”, – дип былтыргы  уракны искә ала Айрат.

Быел да  мул  уңышка өметләнә. Хәзер  ул, үзе әйтмешли,  кая  кушсалар шунда,  күбрәк тагылма техника ремонтында. Җәй көне  комбайнына  утырганчы, “КамАЗ” белән ашлама  чыгара,  сенаж ташый. Коеп  куйган  универсаль игенче.

 

Роботларга  – ун  яшь

Хуҗалыкта роботлаштырылган саву торагы  эшләтеп җибәрелгәнгә быел гыйнварда 10  ел тулды. Шушы  вакыт эчендә 4 робот үз бәясен артыгы белән каплап, зур табыш  китерергә өлгерде. Яңа  саву заллары  төзелгәч, бирегә түбән продуктлы  сыерларны күчергәннәр. Торакта ике робот операторы  калган.

“Без Расим Галиев  белән 148  сыердан уртача 23әр литр  сөт  савабыз. Мин бүген беренче  сменада,  көндезге сәгать  бердән соң Расим  килә.  Бездә Даниядә роботлар белән эшләүне өйрәнеп кайткан инженер Айзат Закиров эшли. Читтән белгечләр  чакырмыйлар. Ватылса,  ул ремонтлый. Айзатка карап без дә өйрәндек. Башта  авыррак  иде, хәзер җаена төшендек”, – ди Илнур  Хәсәншин.

Аның оператор булып эшли  башлаганына апрельдә   6 ел тула. Робот башкарган операцияләргә сыерларда да шартлы рефлекс тиз барлыкка  килгән. Бары 30 процентын гына җайланма арасына  куып  кертәләр. Иртәнге 6да  савылган сыерларның кайберләре  смена беткәнче кабат роботка  керергә  өлгерә.     

 Күп  продуктлы  сыерлар “Европараллель”  тибындагы саву заллы яңа торакларга   күчерелгән. 2021 елда  салынганында 400 баш сыер уртача  35әр, былтыр файдалануга тапшырылганында  192  сыер  34,5әр литр сөт  бирә.   “Европараллель”ләргә   Илшат Хәйруллин,  Хәмит Галиев, Ирек Закиров,  Илнур Шакиров, Рашат Әгъләмҗанов, бертуганнар Раиф  һәм Наил Шакировлар хезмәт  күрсәтә. 2022 елда барлыгы 81246 центнер сөт савылып, үсеш 21 процент булган. Бер  сыерның продуктлылыгы 12217 килограммга җиткән,  ягъни чагыштыру  чорына карата 1188 литрга арткан.

 

Кызуында  суга

Терлекчелек комплексыннан  ерак  түгел  техника паркында да эшнең туктап торганы  юк. Биредә Марат Нургалиев, Рөстәм Гәрәев, Илдус  Хәйруллин тагылма агрегатларны әзерлек  сызыгына кую белән мәшгуль иделәр. Кыр  эшләренә дә  ерак  калмый  бит.

“Мин кышкы чорда 3 айга  штатный тимерче дә булып торам. Бергәләп тырма ремонтын төгәлләп  киләбез. Монысы  соңгысы. Өч йөзгә  якын тырманың тешләрен очладым. Кыздырып турайтасы, бөгәсе материаллар гел булып тора. Механизаторлар  тимерчегә еш   килә. Мин  каршы  түгел, тимерне  кызуында  сугабыз”, – ди Илдус Хәйруллин.

Ул үзе  эшләгән  “МТЗ-82” тракторын да ремонтка  алачыкка керткән.  Мәктәптә укыганда ук тракторчы таныклыгы  алып  чыккан да, 1983 елдан  бирле техникада. Яз  көне тырма агрегатын такса,  урак башлангач, кырдан  салам ташый.

 

Таулар  күчерә

Фронталь үзтөягечтә эшләүче Айрат Маканов. Яңа  тораклар салу өчен таулар  күчереп, җир әзерләүдә аның зур хезмәте  керде.  

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев