Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иләбәр мәчетендә остазларны тәбрикләделәр

Мөхтәрәм затлар очрашты

  Иләбәр авылы мәчетендә дин сабаклары алучылар бүген бергәләп чәй өстәле артына җыелдылар. Коръән сүрәләре укып, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сәллалаһу галәйһи вәссәламгә салаватлар әйттеләр,  ихлас теләкләр  белән кулларын изге догага күтәрделәр. Биредә атнага ике тапкыр дини дәресләр оештырыла. Анда гыйлем үзләштерергә егермеләп хатын-кыз йөри. Бүген шулай ук Әминә апа Усманованы 75 яшьлек олы юбилее һәм мөгаллимә Рәсимә абыстай Рәхимованы туган көне белән дә котладылар, изге теләкләр җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев