Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Илһамнары һәм эчкерсезлеге белән тормышыбызны онытылмаслык тәэсирләр бүләк итүчеләр

Бүген Сабада Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды.

 

 Бүген Сабада Мәдәният хезмәткәрләре  көненә багышланган тантаналы  чара  булды. Аның эшендә район башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы Рәисе  каршындагы  мәдәниятне үстерүгә  ярдәм   фонды башкарма  директоры Нурия Хашимова, ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова,  Казан дәүләт мәдәният институты деканы Резеда Гарифуллина катнашты. Алар иң элек фойеда мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлеген  чагылдырган   күргәзмә белән таныштылар. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып  китте. Мәдәният бүлеге башлыгы Рөстәм  Заһидуллин катнашучыларны рухи өлкәдә халыкка хезмәт  күрсәтүчеләрнең 2024 елдагы эшчәнлеге белән таныштырды, хәл итәсе проблемаларга да  киң тукталды..

Бәйрәмдә районыбызның мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән, күп еллар дәвамында халыкка үз талантларын юмарт бүләк итүчеләргә министрлыкның, район Советының Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев